Татарстан фермерларына очын-очка ялгау авырлаша

Ленар Нигъмәтҗанов

Фермер Ленар Нигъмәтҗанов бер ел эчендә ягулыкка, ашламаларга, техникага яңа җиһазларга бәяләрнең артканлыгын белдерә. Чикләүләрдән соң ул фермер хезмәте табышсызрак була бара дип әйтә.

Ленар Нигъмәтҗановны авыл тормышы белән көн иткән шәһәр кешесе дип әйтергә була. Аңа 33 яшь, мәктәпне бетергәч Әүһәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлаган. Концерт, төрле бәйрәмнәр оештыручы шоубизнес вәкиле һәм шул ук вакытта фермер да ул. Казанда да, Югары Тәкәнеш авылында да яши.

Моннан ун еллар чамасы элек, күмәк хуҗалыклар таралган вакытта әтисе Хөснулла игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Аннары бу эшкә уллары Ленар белән Фәнис тә кушыла. Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылы тирәсендә алар карамагында 200 гектар җир бар. Бодай һәм арпа чәчәләр, тукранбаш һәм люцерна орлыгы җитештерәләр. 100 гектарын арендага алганнар, ә 100 гектары пай җирләре. Пай җирләренең бер өлеше үзләренеке, ә калганын үзләре эшкәртә алмаган авылдашлары килешү белән аларга биреп торган.

Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга Көнбатыш чикләүләр игълан итте, ә моңа җавап итеп Русия АКШ, Европа берлеге илләре, Канада, Австралия, Норвегиядән ит, сөт һәм башка кайбер азык-төлекне кертүне тыйды. Русия җитәкчелеге Көнбатыштан башка да үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән менә дигән итеп яшәячәкбез дип белдереп килде. Авыл хуҗалыгы тармагы чит илләргә бәйләнмәгән дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә.

Азатлык чикләүләргә кадәр һәм хәзер авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчеләрнең хәлләрен белү өчен Нигъмәтҗанов белән сөйләште.

– Ленар әфәнде, авыл хуҗалыгы тормышында узган елгы, ягъни чикләүләргә кадәр булган һәм бүгенге вазгыять ни белән аерыла? Кайсы ягы яхшы, кайсы ягы начар?

Ленар Нигъмәтҗанов

– Яхшы ягына килсәк, әллә нәрсә сизелми. Читтән азык-төлек кертмәгәч без җитештергән ашлыкларга бәя арта дип әйткән булалар, әммә әлегә сизелми. Бәлки, быел алган уңышка ниндидер үзгәреш булыр, бәя күтәрелер.

Хәзер менә гербицидлар, агулар алырга йөрибез. Элек гербицидка гектарына 100 сум киткән булса, инде хәзер 300 сумнан артыграк килеп чыга. Гербицидлар Русиядә юк диярлек, аны читтән кертәләр.

Ашлыкның бәясе юк, ягулык кыйммәтләнә, шуңа күрә җирдә эшләүнең хәзер артык файдасы юк. Җитештергән ашлыкны сатып булмый, сатылса да ул бик арзанга китеп бара. Узган ел арпаны 4 сум 50 тиеннән, бодайны 5 сум 50 тиеннән саткан идек. Аны килеп алып киттеләр. Бу безнең Татарстан бәясе шундый. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган бәяләр бер-ике сумга кыйммәтрәк. Бәя кыйбатрак итеп белдерелсә дә без ашлыкны арзангарак сатабыз.

– Бу куелган бәяләр министрлыктан сезгә килеп җиткәнче кайда төшә соң?

– Минемчә, бездән өстә утыра торган абзыйлар арадашчы роле үтәп, бәяне төшереп халыктан җыеп алалар һәм икенче бәя куеп дәүләткә тапшыралар. Республика күләмендә бәяне күтәртмиләр. Бездән арзанракка орлык җитештерү ширкәтләренә (заготзерно) җыеп алып аннан соң кайдадыр саталар булып чыга. Мин башка төбәкләрдәге фермерлар белән сөйләшкәнем бар, анда шартлар яхшырак.

Русиядә дәүләт програмнары бик күп, алар да безгә килеп җитми. Бирелергә тиеш грантлар бар, әмма аларны алып булмый. Шул ук өстә утыра торган абзыйлар бутап ята.

– Сез мөрәҗәгать иткәч алар бу грантлар башкаларга китте дип әйтәме, әллә башка сәбәп табамы?

– Өстә утыра торганнар белән кемнәрдер дуслар. Дәүләттән килгән акчалар "Вамин", "Алтын башак" ("Золотой колос") һәм башка эре инвесторларга бүлеп бирелә. Алар бу акчаларны үзара болгатып юкка чыгаралар, үзләштерәләр дип уйлыйм.

Грантлар бәйге нәтиҗәсендә бирелә. Мисал өчен, мине бер сәбәпсез төшереп калдыру берни дә тормый аларга. Аңлатып та тормыйлар. Бирә калсалар да күпмедер процентын шул биргән кешеләргә кире кайтару кирәк.

– Сез ягулык бәяләре кыйммәтләнде дидегез. Узган ел дизел ягулыгы ничә сум иде һәм быел ничек?

– Быелгыдан башлыйм. Без куллана торган дизел ягулыкның тоннасы 31 мең сум. Безгә аны ташламалы, субсидияле итеп бирелә дип белдерәләр. Литрга әйләндергәч бер литры 25 сум 85 тиен килеп чыга. Без ягулыкны Кукмарадагы "Татнефтьпродукт"тан барып алабыз. Янәсе фермерларга ташламалы ягулыкны бүлеп бирүчеләр алар. Без 25 сум 85 тиеннән алдык, шуннан 200-300 метр китүгә шул ук дизел ягулыкны 26 сумга саталар. Безгә 15 тиен ташлама килеп чыга, әмма аның сизелерлек бернинди файдасы юк. Узган ел исә дизел ягулыкның бәясе 24 сум иде. Аерма ике сумга якын.

– Тракторларны, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү өчен кирәкле җиһазлар алу ничегрәк?

– Ни өчен авыл хуҗалыгы күтәрелеп китә алмый дигәннән, монда кирәкле җиһазлар (запчасть) проблемы да бар. Инвесторлар әллә ничәшәр миллионлык чит ил тракторлары, комбайннары китереп тутыра. Хәзер бер җирдә дә алар үзләрен аклый, тотылган бәяне каплый алмый. Белмим, инвесторлар ничек эшлидер алар белән? Ә без фермерлар элекке "Беларусь", "ДТ" тракторлары белән эшлибез. Без төзәтү өчен яңа җиһаз алырга тырышмыйбыз, каяндыр искерәк трактор сатып алып, аны таратып шуның җиһазлары белән төзәтәбез. Әгәр безнең иске тракторларга яңа җиһазларны сатып ала башласаң, җирдә эшләүнең бернинди файдасы булмаячак. Алар бик кыйммәт. Хәзер тимер-томыр янына гомумән бара торган түгел, яңа җиһазлар бик кыйммәт.

200 гектардан елына иң күп дигәндә 2 миллион сум акча ала аласың. Аны әле алып та булмый. Ул акчалар тегесенә-монсына – ягулыкка, яңа җиһазларга китә дә бетә. Тегеннән-моннан җайлап, әкренгә эшләсәң генә очы-башына чыгарга мөмкин.

– Чикләүләрдән соң яңа җиһазларга бәя күтәрелгәне сизеләме?

– 30%ка артты.

– Татарстанда эшмәкәрлек, кече һәм урта бизнес, фермерлар мактала. Өстәге түрәләрдән, районның авыл хуҗалыгы идарәләреннән эшегезгә карата җылы караш сизәсезме?

– Һәр район үзенчә дип уйлыйм мин. Күп нәрсә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгыннан тора. Бездә корылык булса, чыгымнарны каплау өчен акча алу кирәк. Әлеге түрәләр ул субсидияләрне алу өчен безгә ниләр эшләргә кирәклеген аңлатырга тиеш. "Шулай-шулай эшләсәгез сезгә күбрәк була" дип әйтергә тиешләр, әмма андый нәрсә юк. Алар кәнәфигә утырганнар, әмма үз эшләрен эшләмиләр. Авыл хуҗалыгына караган кануннар, үзгәрешләр белән дә таныштырмыйлар.

Быел бер хәл булды. Безнең Мамадыш якларында җирләр ташлырак һәм комлырак. Казанга алып барып тикшертсәң субсидияләр безгә башкачарак булырга тиеш. Без быел 200 гектар өчен 43 мең сумнан артыграк акча алдык. Бу җир уңдырышсызрак булган өчен бирелә торган акчалар. Шунда бер абзый сөйләп тора, әгәр сез Казанга алып барып тикшерткән булсагыз, ике тапкыр күбрәк субсидия алыр идегез ди. Менә шуның ише әйберләрне аңлату юк.

Авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары безне киңәшмәгә җыялар, үзләренә кирәкне хәл итеп кайтарып та җибәрәләр. Федераль субсидияләр күп, әмма алар безгә килеп җитми, без ниләр алырга тиешлегебезне дә белми калабыз.