Табигатьне Коръән сүзләре белән бизәүче рәссам

Your browser doesn’t support HTML5

Рәссам Марат Гобәйдуллин "Татарстан табигатен" Коръән сүзләре белән бизи

Казан үзәгендәге Эбиволь галереясында рәссам Марат Гобәйдуллинның “Татарстан табигате” күргәзмәсе эшли. Ул Болгар шәһәрчеге рәсемнәрен Коръән сүзләре белән бизи, шамаилләр ясый, табигать аша кешеләрнең игътибарын милли-дини кыйммәтләргә юнәлтмәкче.

Әлеге күргәзмәдә рәссам Марат Гобәйдуллин Татарстан табигатен ислам дине белән бәйләп, рухи кыйммәткә ия булган, нурлы, ихлас, һәр кешенең, бигрәк тә татарларның җанына якын булырлык картиналар тәкъдим итәргә тырышкан.

Рәссамның һәр пейзажында татар халкының тынычлык сөю, динилеге, рухи кыйммәтләргә омытылышы һәм туган җиренә мәхәббәте күренә. Бу хакта Марат әфәнде үзе дә әйтте, әлеге күргәзмә аның төп эше түгел икән, ә җанына якын шөгыле.

“Гомерем буена мин рәсем ясадым. Күп укыдымы, өйрәндем: Казанда, Петербурда, нәфис-сәнәгать академиясен тәмамладым. Тимерне эшкәртергә өйрәндем, белгечлегем буенча мин – тимерче. Сыннар, нәфис чүкү – минем төп эшчәнлегем.

Татарларда сүзгә ышану бар. Аеруча – Коръәндәге сүзләргә. Сынлы сәнгать – шамаил – XIX гасыр азагы – XX гасыр башында үсеш алды. Бү сәнгать төре интерьерны бизәү мөмкинчелеге, саклау, саклану сыйфаты белән кызыклы.

Минем өчен, сәнгать, беренче чиратта, тормышны бизәргә, матурларга, кеше кыяфәтен күтәрергә тиеш. Шулай ук, рәсемнәрдә ниндидер сер сакланып калу мөһим. Ул кешене картинага кабат-кабат юнәлтә ала”, ди Гобәйдуллин.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласындагы рәссамнарны борчый торган проблемнарның берсе – Казанда рәсемне тиешле бәягә сата алмау. Шәһәрдә бу сәнгатьне аңлый торган, коллекцияне тупларга әзер булган кешеләр бармак белән санарлык икән. Шулай итеп, рәсем сәнгате – акчалы эш түгел.

“Мине тимер ашата. Рәсем – ул хобби. Мин мактаулы укытучыларда белем алдым. Кешеләргә рәсем аша җиткерәсе сүзләрем күп әле”, ди Марат Гобәйдуллин.

Рәссамның “Татарстан табигате” күргәзмәсе Париж коммунасы урамындагы Эбиволь галереясендә 29 майга кадәр эшли. Автор алга таба да бу милли-дини юнәлештә иҗат итүне дәвам итмәкче.