Путин Украинада һәлак булган хәрбиләрнең эзен яшерергә телиме?

Тимур Мамайосыповның Күктәкә авылы зиратында кабере

Хокук яклаучы Путинның тыныч вакытта һәлак булган хәрбиләр турында мәгълүматны сер итеп саклау фәрманын мәхкәмәдә шикаять итәргә җыена.

Русия президенты Владимир Путинның тыныч вакытта һәлак булган хәрбиләр турында мәгълүматны сер итеп саклау турындагы фәрманын адвокат Иван Павлов якындагы ике атна эчендә Югары мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена. Әлеге фәрман нигезендә хәтта ата-аналар дә улы белән ни булганны, аның кайда һәлак булуын белә алмаячак.

Хокук яклаучы Павлов Русия канунында "гадәттән тыш булган хәл", тыныч вакытта хәрбиләрнең югалтулары дигән билгеләмәләр юк, дип белдерә һәм "Команда 29" хокук яклау оешмасы юристлары белән бергә, федераль канунга таянып, президент документын шикаять итәчәк.

Хокук яклаучы, адвокат Иван Павлов

Хокук яклаучы хәрбиләрнең югалтулары турында мәгълүматны сер итеп саклауны Украина көнчыгышындагы вазгыять белән бәйли. Аның фикеренчә, Путин фәрманы нигезендә Русия саклану министрлыгы нәрсәләрне әйтергә ярамаган исемлекне үзе әзерләячәк һәм бу исемлеккә хәрбиләрнең "дедовщина" сәбәпле казармаларда һәлак булулары да керергә мөмкин.

Павлов шулай ук Путинның бу фәрманы журналистларның тикшеренүләренә дә йогынты ясарга мөмкин дип белдерә. Аның фикеренчә, Русия хәрбиләренең Украинада һәлак булуы турында хәбәр иткән мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә 283-нче маддәнең 1-нче бүлеге нигезендә җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. Бу маддәдә дәүләт серенә кагылган мәгълүмат җыйган өчен җәзага тарту каралган.

Солдат аналары комитетлары берлеге рәисәсе Валентина Мельникова әлеге фәрман турында: "Бездә беркайчан да махсус операцияләр вакытында югалтулар турында мәгълүмат басылмый. Бу коточкыч һәм кабахәтлек, чөнки кайда һәм нәрсә булганны ил халкы белми", диде.

Искәндәр Ясәвиев

КФУның социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев тә Путинның бу фәрманы Украинада Русия хәрбиләре сугышуны дөньяга чыгармас өчен әзерләнгән дип әйтә. Әмма Ясәвиев бу фәрман белән генә хакыйкатьне яшереп булмаячак дип белдерә.

"Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре катнашу һәм бу фәрман бер-берсе белән бәйләнгән. Мин үзем яралангач Киевтагы һоспитальдә дәваланучы Русия хәрбиләре белән булган хәлләрне күзәтеп барам. Шушы вакыйгалар белән бергә Путинның әлеге фәрманы пәйда булды. Русия хәрбиләре Украинада бар һәм алар сугышта катнаша. Хакимиятләрнең аларның булуын күрсәтмәскә тырышуы Путинның бу фәрманыннан соң бигрәк тә ярылып ята. Хакыйкатьне барыбер яшереп булмаячак. Блогерлар тикшерә, хәрбиләрнең һәлак булуы турында яңа мәгълүматларны дөньяга чыгара тора", ди Ясәвиев.

Русия президентының фәрманын АКШ та кискен тәнкыйтьләде. Дәүләт департаменты вәкиле Джеф Ратке, бу фәрман Мәскәүнең Украинада яшерен операциясе вакытында русияле хәрбиләрнең һәлак булуы турында мәгълүматларны сер итеп сакларга җыенганын күрсәтеп тора, дип белдерде.

"Без бу фәрманны һәркемгә дә билгеле булганны яшерергә тырышу буларак бәялибез. Аерым алганда, хәрби хезмәттәгеләр Украина көнчыгышындагы сугышта катнаша һәм һәлак була", диде Ратке журналистлар белән брифинг вакытында.

Джеф Ратке

Ул шулай ук Украинадагы Русия хәрбиләренең күп очракта униформаларын салуын, тамгасыз киемдә йөрүләрен һәм яннарында бернинди документ та булмауны да әйтте. Ул гына түгел, алар хәрби техниканы яңадан буйый һәм русиянең милли әләмен дә буяу белән каплый, ди Ратке.

Русия үз чиратында Путинның бу фәрманының Украинага бернинди катнашы да булмауны белдерә. Пәнҗешәмбе көнне Путинның сүзчесе Дмитрий Песков әлеге фәрман дәүләт сере турындагы канунны камилләштерү өчен әзерләнде диде.

2014 елның җәеннән мәгълүмат чараларында, интернетта Украина көнчыгышында Русия хәрбиләренең һәлак булулары турында хәбәрләр күренә башлады.

Аларның берсе – Псков депутаты, "Яблоко" фиркасе җирле бүлеге рәисе Лев Шлосберг Украинада үлгән дип шикләнелгән Псковтан 12 десантчының һәлак булу нечкәлекләре турында сорап Русия баш хәрби прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган иде.

Лев Шлосберг

Шлосберг нинди боерыклар нигезендә солдатларның хәрби бүлектән китүен, ни сәбәпле һәлак булуын, моның өчен кем җавап тотачагын, гаиләләренә нинди дә булса социаль ташламалар каралуы турында белүне таләп иткән иде. Баш прокуратура 12 хәрбинең һәлак булуын раслады.

12 майда Мәскәүдә РПР-ПАРНАС офисында Донбасста Русия хәрбиләренең дә сугышуы турында "Путин.Сугыш" дип аталган хисап тәкъдим ителде. Атып үтерелер алдыннан сәясәтче Борис Немцов әзерләгән хисапта Украина көнчыгышында Русия армиясенең югалтулары һәм Кремльнең яшерен операциясенә 53 миллиард сум акча бүлеп бирелгәнлеге язылган.

Аерым алганда, 2015 елның гыйнвар-февраль айларында Донецки өлкәсенең Дебальцево шәһәре тирәсендә барган сугышта Русиянең кимендә 70, 2014 елның августында Иловайски тирәсендә украин армиясе һөҗүмен туктатырга тырышканда ким дигәндә 150 хәрбинең һәлак булганлыгы белдерелә. Һәлак булган солдатларны Украинага җибәрер алдыннан хәрби хезмәттән киткән һәм үз теләге белән бара дип күрсәткәннәр. Бу хакта солдатларның әти-әниләр Борис Немцовка хәбәр иткән була.

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга, Башкортстанга һәм Русия төбәкләренә кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә 2014 елның җәеннән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип белдереп торуы, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат, анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.