Балалар бакчаларында бу көннәрдә чыгарылыш кичәләре узды. Сабыйлар өчен дә, тәрбиячеләр, әти-әниләр өчен дә күңелле дә, моңсу да бәйрәмнәр. Балалар үсеп, зураеп инде мәктәпкә китә, тәрбиячеләр дүрт-биш ел дәвамында үз канатлары астында үскән сабыйларын озата, әти-әниләр өчен уллары-кызларының яңа тормышка аяк басуы сөенеч тә, тагын мәшәкать тә өсти.
Ижау шәһәренең 107нче санлы татар балалар бакчасының чыгарылыш төркеменнән быел утыз бала мәктәпләргә китә. Ата-аналарның да, тәрбиячеләрнең дә милли тәрбия ала башлаган балаларның бу юнәлештә белем алуын дәвам иттерәсе килә. Ә бу мөмкинме соң Удмуртия башкаласы Ижауда? Халык арасында Татар бистәсе дип йөртелгән Ленин районында бу уңайдан хәлләр ничек тора?
Бакчаның чыгарылыш төркемендә шау-гөр килә балалар, әти-әниләр дә күпләп җыелган. Итәкләре идәнгә тигән берсеннән-берсе матур күлмәкләрдән, кызлар, малайлар да ак күлмәкләрдән матур итеп киенгән. Әйтерсең, кичәге туп тибеп, курчак белән уйнап утырган балалар түгел. Дүрт биш ел дәвамында бу балаларның күбесе белән инде таныш. Хәзер аларның барысы да нидер әйтергә тели.
Булатның бакчадан бер дә китәсе килми. Малайның сүзенчә, ул 1 сентябрьдә 12-нче санлы мәктәпкә бара. Исламны да 12-нче мәктәпкә язганнар, татар теле дәресләре булачакмы дигән сорауга балалар төгәл җавап бирмәде.
Полина катнаш гаиләдә үсә, әмма авазларны дөрес итеп әйтеп, татарча шигырь сөйләде.
Лениза чыгарылыш кичәсенә өйрәнгән шигырьләрен кабатлый. Шулай ук 12-нче санлы мәктәпкә барачак. Ленизаның әнисе Роза Шәмсетдинова кызының татар телендә укуын дәвам итүен тели. Үзе укыган елларда татар сыйныфлары булмаган.
Самираның әтисе Рамил Шәймәрдановның да теләге баланың туган телендә белем алуны дәвам итүе. Шулай ук 12-нче мәктәпкә яздыруларын әйтте. Әмма татар теле укытылачакмы-юкмы - әлегә билгеле түгел. Дөрес, татар теле факультативы булуы ихтимал, әмма бу хәбәр дә төгәл түгел. Азатлык радиосы хәбәрчесенең башка ата-аналар белән мәктәп җитәкчелегенә барып, татар сыйныфын ачуны таләп итәргә сөйләшергә теләгегез юкмы дигән сорауга: “Татар теле укытылуын бик телибез, бу адым бик кирәк”, дип җавап бирде.
Бакча хезмәткәрләренең иң зур теләге – биредә сабыйларга милли рухта тәрбия бирүнең дәвамлы булуы. Шундый зур көч куеп, тәрбиячеләр балаларны туган телләрендә сөйләшергә өйрәтә, йолаларыбыз белән таныштыра, бәйрәмнәр уздыра. Аларга ата-аналарны, әби-бабайларны да катнаштырырга омтыла. Бакчадан чыгып китү белән бала җәмгыятьтә хәл ителмәгән киртә янында тукталып кала. Мәктәпләрдә татар сыйныфлары елдан-ел кими. 10нчы, 12нче, 55нче, 64нче мәктәпләрдә хәзер дәрес түгел, факультатив буларак кына укытылачак.
Мәктәп директорлары, ата-аналар киләчәктә балаларының бердәм имтиханны тапшыра алмас дип татар телендә укытырга теләми, ди. Укытучылар мәгариф өлкәсендә кабул ителгән яңа кануннарга ишарә ясый. Югыйсә, ата-аналарның теләге - татар теле укытылсын, шәһәрдә тәҗрибәле укытучылар саны да җитәрлек.
Бакчаның үткән еллардагы чыгарылыш балалары да, татар телендә белем алырга теләге булуына карамастан, мәктәпләрдә татар сыйныфлары тупланмау сәбәпле гомуми сыйныфларда укый. Бу хакта бакча хезмәткәрләре сөйләде. Алар үз эшләренең тукталып калуына борчыла.
Бакчаның татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова да чыгарылыш төркемендәге балаларның бик акыллы, җитез булуларын әйтте. Аларның бу сыйфатларын исәпкә алып, мәктәптә татар телен һәм математика, чит телләр белән бергә үзләштерә алачак, диде. Шундый сыйныф булса, ата-аналар балаларын татар сыйныфына яздырачак, бу балалар мәктәпнең горурлыгы булуында да шигем юк дип билгеләп үтте.
Икенче проблема – Ленин районында урнашкан этно белем бирү үзәге статусын алган 6нчы гимназиягә шушы территориядә яшәүче һәм шушы микрорайонда теркәлгән балаларны гына кабул итәләр икән. Берничә ата-ананы бу сәбәпле баласын беренче сыйныфка язмыйча, борып җибәргәннәр.
Татар сыйныфлары тупланырмы, ата-аналар үз теләкләрен тормышка ашырырмы - 1 сентябрь күрсәтер.