"Республика ифтарына волонтерлар җыябыз"

Your browser doesn’t support HTML5

Айгөл Биктимерова: "Республикакүләм ифтарга волонтерлар җыябыз"

Бу көннәрдә Татарстанның диния нәзарәте дини чараларга волонтерлар туплый. Иң күп ярдәмчеләр 26 июньдә “Казан-Арена” стадионында үтәчәк республикакүләм ифтарга кирәк булачак, ди мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Быел июнь ае Татарстанның диния нәзарәте өчен иң кызу айларының берсе булып чыкты. Мөфтият үткәргән чараларга бик күп ярдәмче егет-кызлар, волонтерлар кирәк һәм аларны табу, җыю, координацияләү эше нәзарәтнең яшьләр бүлегенә йөкләнгән. Мөселман волонтерлары белән алып барылган эшчәнлек турында безгә нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сөйләде.

“Республикабызда бик колачлы, масштаблы милли-дини чаралар уза. Беренчесе – Бөтенрусия дин әһелләре форумы, икенчесе – Изге Болгар җирендә Болгар җыены, өченчесе – Кол Шәриф мәчетендә узган “Минем гаиләмнең шамаиле” конкурсының ябылу кичәсе. Болардан тыш, иң масштаблы чарабыз – 26 июньдә Изге рамазан ае кергәннән соң “Казан-Арена”да республикакүләм зур ифтар мәҗлесе көтелә”, дип башлады сүзен Айгөл.

Үз теләкләре белән ярдәм иткән яшьләр ел дәвамында нәзарәт үткәргән очрашу-кичәләрдә, төрле бәйгеләрдә даими катнашып килгәннәр. Аларның ярдәме Бөтенрусия дин әһелләре форумы, Болгар җыены, “Минем гаиләмнең шамаиле” конкурсында да кирәк булган.

“Гомумән, нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлегендә башланып киткән ярдәмчеләр, волонтерлар җыю эше хәзерге көндә бигрәк тә киң колач алды. Аллага шөкер, егет-кызлар арасында дингә якын булган, дин кануннарын үтәп яшәгән яшьләребез шактый. Бигрәк тә башка яшьләр оешмаларыннан ярдәмгә килүләре безнең өчен күңелле күренеш. Бу инде бер-беребез белән аралашып, хезмәттәшлек итеп яшәвебез турында сөйли”, ди Биктимерова.

Нәзарәт вәкиле сүзләренчә, хәзерге вакытта алар республикакүләм ифтарга волонтерлар туплау белән мәшгуль.

“26 июньдә булачак ифтар киченә без әле дә волонтерлар туплау эше белән шөгыльләнәбез һәм яшьләрне диния нәзәрәтенә чакырып калабыз. Аллаһының ризалыгы өчен авыз ачкан кешене ашатып, үзе дә ураза тоткан кешенең савабына ирешергә теләүчеләр бардыр, кемнеңдер оныклары, балалары, туганнары омтылып торалар икән әлеге чарага ярдәм итәргә, без аларны диния нәзарәтендә көтеп калабыз”, диде Айгөл Биктимерова.

Аның сүзләренчә, Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге дини чаралар гына түгел, татар милли егет-кызлары өчен дә кичә-очрашулар оештыруны дәвам итәчәк. Айгөл үзенең татарча үткән әдәби-музыкаль чараларда һәрдаим булырга тырышуын, актив татар яшьләре белән элемтәдә булып, яңа проектлар уйлавын да әйтте.