Омскида беренче мәртәбә өлкә Сабантуе үтте

Көрәш бәйгесе

13 июньдә Омскида беренче мәртәбә өлкә Сабантуе булды. Бәйрәмгә биш меңнән артык кеше килгән.

Омски өлкәсендә Сабатуй бәйрәмнәре быел май азагында башланып китте. З0 май көнне шәһәр мохтарияте милли бәйрәмебезне балалар өчен үткәргән иде.

Омски төбәгендә өлкәкүләм Сабантуйлар өлкә мәдәният минстрлыгы һәм Дуслык йорты тарафыннан татар оешмалары ярдәме белән өч елга бер мәртәбә үткәрелеп килә. Ел саен яисә ике елга бер мәртәбә булса да үткәрергә, Дуслык йорты мөдире Наталья Степанова сүзләренчә, финанс мәсьәләсе мөмкинлек бирми. Дөрес, халык бәйрәмсез калмый, татар оешмалары авылларда да, Омскида да һәр ел оештырып килә.

Сабантуйга килгән халык

Өлкә Сабантуе алдан төзелгән график-планнар буенча бәйрәм һәръелны өлкәнең төрле районнарында оештырыла. Быел инде чират өлкә үзәгенә дә җитте. Шулай итеп, өлкә Сабантуе Омскида узган ял көнендә үткәрелде. Бәйрәм Иртеш елгасы яры буенда урнашкан "Яшел утрау" мәдәни-спорт ял комплексы җирлегендә барды. Быелгы Сабантуй да, гадәткә кергәнчә, дога уку белән башланды.

Татар утары

Дога укучы Себер ягы диния идарәсе мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов булды. Ул бәйрәм белән тәбрикләп, хәер-фатыйхасын бирде, өлкә башлыгына мондый зур бәйрәм үткәрүгә мөмкинлекләр тудырган өчен рәхмәтләрен җиткерде. Омски өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Виктор Назаров татарларның милли бәйрәменә үзе дә килгән иде. Үзенең тәбрикләү чыгышында ул, Омски өлкәсендә 120гә якын төрле милләт вәкиле яши, бу милли бәйрәмне аларның барысы да бәйрәм итәргә әзер, һәм бүгенге бәйрәмдә күптөрле милләт вәкилләре катнаша да, диде.

Бәйгедән күренеш

Казаннан Омски Сабантуена бер генә кунак – Татарстан дәүләт шурасы депутаты Ринат Гайзатуллин килгән иде. Казан кунагы татар һәм урыс телләрендә Татарстан республикасы президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын укыды.

Сабантуйда ике сәхнә эшләде, дүрт сәгатьтән артык өлкәнең Усть-Ишем, Тевриз, Большеречье, Колосау, Муромцево, Тара, Черлак, Полтавка, Шербакуль Знаменка районнарыннан килгән татар, украин, урыс коллективлары һәм Омскиның татар казакъ, чуаш, казак үзешчән артистлары чыгышлары барды.

Бүләкләү

Районнардан килгән коллективлар үз утарларын корганнар, милли ризыклар әзерләгәннәр иде, кайберәүләре көлчә, пылау, чәкчәк, урама кебек ризыкларны шундук әзерләп кайнар килеш тәкъдим иттеләр, кызыксынучыларны татарларның милли йолалары, милли киемнәре, борынгы йорт-җир әйберләре белән дә авыллардан килгән үзешчәннәр таныштырдылар. Татар ашы булмаса да һәр сату урынында шашлык күпләп тәкъдим ителде.

"Чишмә" ансамбле

Бер урында хәтта "Татар умарталыгы" да урнаштырылган иде, анда "Татар" селекциясе бал кортларының бик усал түгеллеге, салкыннарга һәм төрле авыруларга түземлерәк булулары турында мәгълүматлар алырга була иде.

Сабантуй уеннары, төрле ярышлар, бәйгеләр дүрт сәгатьтән артык бардылар. Көрәшчеләр, туры баганага менүчеләр, авыш баганадан йөрүчеләр аеруча күп тамашачылар җыйды. Уеннарда катнашучылар, җиңүчеләр өчен бүләкләрне, призларны өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре юнәтте.