Республиканың күпчелек авылларында соңгы елларда Сабантуйларын оештыру туктатылса, Мәтәүбашта үтми калган елы юк милли бәйрәмнең. Биредә берничә авылны берләштерүче “Чулпан” авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчелегенең тырышлыгы мактауга лаек, билгеле. Аны менә 9 ел инде булдыклы егет Урал Нәбиуллин җитәкли. Хуҗалыкта нибары утыз гына кеше эшләсә дә, елның-елы мул уңыш ала чулпанлылар. Быел да мең ярым гектар җирдә төрле культуралар чәчкәннәр. Биредә шулай ук малчылык та үсештә. 130 савым сыерлары бар, моннан тыш башмаклар, бозаулар да терлек санын ишәйтә. Гүзәл табигать кочагындагы умарталыкта 130 баш умартада бал кортлары яңа ширбәтне ташый.
Мәтәүбаш авылы биләмәсенә күршедәге чуаш авыллары – Иске Симәнкә белән Яңа Симәнкә дә керә. Аларда да тырыш халык яши. Өлкән буын кешеләре татарча да үз ана телләрендәге кебек үк сөйләшә. Татар белән чуашлар да, марилар да тату гомер кичерә биредә. Мәтәүбаштан байтак билгеле шәхесләр чыккан. Танылган шагыйрь, бүгенге көндә “Тулпар” татар журналында эшләүче Мөнир Вафин шуларның берсе.
Сабан уеның ел да оештырылуында шушы авылдан чыккан уңган эшкуарларның да өлеше зур. Илшат Биккинин шуларның берсе. Уфадагы бер ширкәтне һәм дәваханәне җитәкләүче тынгысыз милләттәшебез туган авылын бер генә көн дә исеннән чыгармавын әйтә. Ел саен Сабантуен оештыруда әүзем катнашып, хезмәт алдынгыларына бүләкләрне дә мулдан өләшә ул. Быелгы бәйрәмгә дә байтак күчтәнәчләр алып кайтып авылдашларын да, “Чулпан” җәмгыятенә керүче башка авыллар хезмәтчәннәрен дә куандырды Илшат әфәнде.
Сабантуй әләмен күтәрү хокукы хуҗалыкның алдынгы механизаторы Венер Мөхәммәдиевка бирелә. Аннан соң матур итеп корылган сәхнәгә хезмәт алдынгылары чакырыла. Аларның һәммәсе кыйммәтле бүләкләр ала. Ә инде Илшат Бикккинин һәм аның бертуган абыйлары бу төбәктә зур абруйга ия булган әтиләре: авыл хуҗалыгы җитәкчесе Җәүдәт ага Биккинин исемендәге премияләрне тапшыра. Әлеге бүләк быел бишенче тапкыр бирелә икән инде. Аннан соң “Иң матур ишегалды”, “Чәчкәле бакчалар”, “Тату гаилә” бәйгеләрендә җиңүчеләр хөрмәтләнә.
Сабан туеның иң күңелле һәм мавыктыргыч мизгелләре, билгеле инде, төрле бәйгеләр. Аеруча ат чабышларына зур игътибар бирелә Мәтәүбашта. Әлеге бәйрәмдә дә бәйге ике төрдә оештырылды: ат өстендәге чабыш һәм ике тәгәрмәчле арбаларда ярышу. Шулай ук милли көрәш мәйданы да бихисап халыкны җыя. Төрле үлчәмнәрдә озак кына барган алыштан соң, Мәтәүбашта яшәүчеләрнең оныгы, Октябрьски шәһәреннән кунакка кайткан Илья Рогозин абсолют батыр дип игълан ителә.
Сабантуеның мәдәни программасы да бик бай. Җирле һәвәскәр сәнгать осталары башкаруындагы җырлар бер бизәсә милли бәйрәмне, танылган җырчы Айдар Галимовның концерт белән кайтуы аеруча зур бүләк. Бу көн мәтәүбашлылар күңелендә янә дә бер матур вакыйга белән истә калды. Айдар Галимов “Авылым Мәтәүбашым” исемле яңа җырын беренче тапкыр нәкъ менә Сабантуй сәхнәсеннән яңгыратты. Аның сүзләрен шагыйрә Ләйсән Кәшфи, ә көен “Айдар” театр-студиясе җырчысы Гөлнара Хәсәнова иҗат иткән. Авыл халкы соравы белән яңа җырны өч тапкыр башкарды Айдар әфәнде. Шушы Сабантуе барышында ук “Айдар” студиясе хезмәткәрләре бу җырга видеоклип та төшерде. Кыскасы, Мәтәүбашның быелгы Сабантуе да ел буе искә төшереп сөйләрлек күңелле үтте.