"Рәфис Кашаповны сындырырга маташалар"
Your browser doesn’t support HTML5
16 июльдә Рәфис Кашаповны хөкем итүче Чаллы мәхкәмәсе хөкемдары залдан чыгарган Кашапов тарафдарлары мәхкәмә коридорында торганнарга кушылды һәм шушы кечкенә генә, ярымкараңгы коридорда 25-30 кеше мәхкәмә барышын, утырышның бу өлешенең тәмамлануын көтте. Шушындый вазгыятьтә без Рәфис Кашаповка теләктәш буларак төрле төбәкләрдән килүчеләрнең фикерләрен белештек.