Акмәчеттә Кырымтатар конгрессын хөкем иткән конференция оештырылды

Эскандер Билялов

25 июльдә Акмәчеттәге кырымтатар театры бинасында хакимият яклы "Кырым" иҗтимагый регионара хәрәкәте “Кырымтатар халкының актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары исемле икенче конференциясен үткәрде.

Конференция Русия, Кырым, һәм кырымтатар милли гимннары белән ачылды. Сүзгә чыкканнар арасында “Кырым” хәрәкәте җитәкчесе, Кырымның дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясов, Кырым мөфтие Эмирали Аблаев, кырымтатар жөмһүрият китапхәнәсе җитәкчесе Гульнара Ягьяева, язучы Рефат Чайлак, университет ректоры Февзи Якубов һәм башкалар булды.

Ильясов бүгенге көндә кырымтатарлар алдында торган мәсьәләләрне күтәреп, аларны ничек хәл итәргә тырышканнарын сөйләде. Аеруча ул Төркиядә 1-2 августта үтәчәк Бөтендөнья кырымтатар конгрессына тукталып, "бу оешма 2009 елда беренче тапкыр жыелды, аннары бер эш эшләмәде, конгрессны чакыру карары Кырымда чыкмады, беркем белән фикер алмашмадылар, димәк анда чыгарылган карарлар кырымтатар халкының максатларына туры килмәячәк. Кырымтатар халкы мәсьәләләрен тик Кырымда яшәп кенә хәл итәргә мөмкин, кырымтатар халкының мәнфәгатьләрен кечкенә төркем булган элекке лидерлар кайгырта алмыйлар", диде.

Кырым мөфтие Хаҗи Эмирали Аблаев исә үз чыгышында бөтен мәсьәләләрне тыныч юл белән чишәргә чакырып, "тарихыбызга карасак, без ике гасырдан бирле аякка баса алмыйбыз тагын күпме болай гомер итәчәкбез. безнең кулыбызда көч юк", диде. “Бүген тормыш, сөясәт, шантаж, ялган, көчнең нәрсә булганын һәркем аңлады. Демократия, сүз иреклеге, хөррият, Европаның нәрсә булганын да һәркем аңлады. Бүген милләтнең киләчәге, дине, мәдәнияте, мәктәбе, балалар бакчасы белән нәрсә булачагын да уйларга кирәк. Безнең ялгышырга хакыбыз юк. Тарихыбызны онытмаячакбыз, ләкин тарих буенча яшәмәячәкбез. Тарих буенча яшәмәячәкбез дигәнем -- алга таба барачакбыз, тагын да үсәчәкбез, бу юлда эш итәчәкбез. Һәрбер адымыбыз, язган сүзебез милләтемә файдамы, зыянмы китерәчәк -- моны һәркем уйласын. Яратабызмы, яратмыйбызмы, телибезме, тәләмибезме, бүген тормышыбыз шул. Иртән тордык, күзебезне ачтык вазгыятьне күрдек. Моны туктатчак бер кеше бармы? Моңа дөнья жаваб таба алмый”, диде.

Сүзгә чыккан президент янындагы милли мәсьәләләр шурасы әгъзасы Эскендер Билялов Кырым Дәүләт шурасының кырымтатар телен мәктәпләрдә укытуны факультативка калдырганын, Ильясовның Кырым мәгариф канунына тәкъдим иткән өстәмәлен Кырым депутатлары хупламаганын сөйләде. Кайбер кырымтатарларның ватандашлык ала алмавы сәбәпле кырымтатар гаиләләрен Кырымнан депортацияләү турында мәхкәмә карарлары булганын, кайбер җитәкчәләрнең исә мәктәпләрдә кырымтатар теле укытылса, милләтара низагка китәрә ала дигәннәрен мисал итеп китерде ул.

“Бөтендөнья кырымтатар конгрессын Кырымда үткәрергә кирәк. 6 ел дәвамында ул бер тапкыр жыелды. Кырымтатар халкы мәсьәләсен конгресс президенты Чубаров хәл итмәячәк, аны без, Кырымда яшәгән кырымтатарлар хәл итәчәк. Моны бөтен халык хәл итәргә тиеш. Чын кырымтатарлар Кырымда яши. Без бөтен хакларыбызны торгызачакбыз, мине нәрсә итсә итсеннәр, без милли-территориаль автономиябезне торгызырга хәрәкәт итәчәкбез”, диде ул.

Конференция барышында Ильясов һәм Мөфти Эмирали Аблаев журналистларның сорауларына жавап бирде.

Конференция Бөтендөнья кырымтатар конгрессы турында Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменә мөрәҗәгать кабул итеп, бу конгрессны оештыручылар кырымтатарларны берләштергән кешеләр түгел, аларның бөтен халык исеменнән сөйләргә хакы юк, алар конгрессны үткәреп Кырымда яшәүче халыклар арасында милләтара мөнәсәбәтләрне киеренкеләштереп, Кырымда кырымтатарларның яшәешендә булган позитив үзгәрешләрне кара буяу белән күрсәтәп, Русия-Төркия араларын бозарга тырышалар. “Сезне бу конгресска чакырганнарын беләбез, һәм сез кемнеңдер кулында ниндидер инструмент булмассыз дип аңлыйбыз”, диелә бу мөраҗәгатьтә.

Шулай ук конференция Кырымнан читтә яшәгән кырымтатарларга, халыкара җәмәгатьчелеккә дә мөраҗәгать кабул итте. Биш маддәдән торган резолюциядә конференция Кырым хакимиятенең кырымтатар мәсьәләсе юнәлешендә эшләгән эшләрен, Кырым мөселманнарының дини идарәсенең Кырымда тынычлык саклаудагы ролен хуплый, Киевта яшәгән кайбер кырымтатарларның деструктив эшчәнләкләрен урынсыз дип саный, шулай ук, Кырымны тулысынча блокадага дучар итү гамәлләрен провокация дип исәпли. Сәяси мохаҗирләрнең Бөтендөнья конгрессын үткәрү гамәлләрен бу Конгрессны җыелыш белән алыштыру, Төркиядәге кырымтатар диаспорасының вәкилләрен адашуга юнәлтү”, диелә резолюциядә.

Шуны да әйтергә кирәк, Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров бу конференциянең махсус Бөтендөнья кырымтатар конгрессы алдыннан кайбер максатларны күз алдында тотып үткерелгәнен әйткән иде.