Радикализмда шикләнелгән Хәмидуллин 90 еллар башында болгарчы булган

Ирек Хәмидуллин 2014 елның 7 ноябрендә мәхкәмә каршында торганда рәсемгә төшерелгән.

30 июльдә АКШта татарстанлы Ирек Хәмидуллинны хөкем итү башлана. Гуантанамо төрмәсендә утырып чыккан, хәзер Төркиядә гомер итүче Айрат Вахитов аның турында белгәннәрен сөйләде.

Хәзер инде 55 яшьләр тирәсендәге Ирек Хәмидуллинны хөкем итү эше атнакич АКШның Вирджиния штатындагы Ричмонд шәһәрендә башлана. Хәмидуллинның туганнарын табу мөмкин булмады. Аны белгән һәм хәзер Төркиядә яшәргә мәҗбүр булган Айрат Вахитов хатыны һәм балаларының чит илдә гомер итүләрен әйтте. Аның Хәмидуллин белән аралары 2000 елда өзелгән.

Айрат Вахитов

“Ул Чаллыда мәчеткә йөри башлаганчы милләтче иде. Милли хәрәкәттә “Болгарчылар” дигән хәрәкәтнең башлап йөрүчесе булды. Аннары намазга басты, ислам тәгълиматларын үти башлады. Шунда таныштык та инде.

1999 елда Русиядә президент Владимир Путин хакимияткә килү белән мине төрмәгә утырттылар. Мин Чаллыда "Тәүбә" мәчетендә имам идем. Чечнягә һуманитар ярдәм җыйдык һәм берничә тапкыр шунда барганым булды. Әлеге хәлдән соң мине канунсыз сугышчылар сафында катнашучы дип Җинаять кодексындагы 205 маддә нигезендә гаепләделәр. Минзәлә төрмәсендә ике ай утырып чыктым. Аннан чыгуга Ирек Хәмидуллин минем белән очрашты. "Сине тынычлыкта калдырмаслар, бәлкем Таҗикстанга китеп, тынычланганчы анда яшәп торырбыз. Исламга каршы дулкын бәлкем бетәр", диде.

Әмма Русиядә исламга басым кимемәде, артты гына. Шуннан соң мин Әфганстанга китәргә мәҗбүр булдым. Анда әсирлеккә төшеп Гуантанамо төрмәсенә эләктем. Безнең юллар аерылды. Бу 2000 ел иде. Шуннан бирле инде Хәмидулланы күргәнем юк.

Аны Әфганстанда американнарга каршы сугышта катнашты, яраланды һәм әсирлеккә төште дип әйтәләр. Шул хакта ишетеп кенә беләм.

Гаепләү маддәләре

Русиядә аның якын туганнарының берсе дә юк бугай. Ике кызы бар иде. Хатыны һәм малае Йәмәндә яши кебек. Бер кызы Төркиядә яшәде. Элек элемтәдә идек. Бик татар җанлы булуын хәтерлим. Истанбулда университетта да укытты бервакыт.

Хатынының малае белән Төркиягә килгәне бар. Алар Йәмәндә университет тәмамлаганнар. Башка туганнарын белмим.

Мин белгәндә Ирек Хәмидуллин ихласлы идеалист иде. Ислам динен үзлегеннән өйрәнде. Үзенчә аңлады. Беркайда да белем алмады. Мин дин-тәгълимәт мәсьәләсендә аның белән күп өлкәдә килешми дә идем. Кеше буларак әйбәт, ихлас, әмма дини яктан кырысрак булуын беләм. Хәзер инде, бәлкем, үзгәргәндер дә. 15 ел узды бит”, диде Вахитов.

Ирек Хәмидуллин американ хәрбиләре тарафыннан Әфганстанда 2009 елда тоткарланган иде. Ул вакытта исламистларның өч төркеме Хост вилаятендә АКШ сугышчылары һәм әфган чик сакчыларына һөҗүм иткән. Гаепләүче тараф бу һөҗүм Хәмидуллин җитәкчелегендә һәм аның катнашында барган дип саный.

ФБР мәгълүматына караганда, Хәмидуллин 80 еллар башында Совет Армиясендә танк гаскәрләрендә офицер булган, соңрак ислам белән кызыксына башлаган һәм 2001 ел тирәсендә Талибанга кушылган.