Тумышы белән Татарстаннан булган, Советлар берлеге офицеры, Әфганстанда сугышкан, анда калып сугышны Талибан ягында АКШка каршы дәвам иткән Ирек Хәмидуллин эшен Кушма Штатларның Виржиния штатындагы Ричмонд шәһәрендәге мәхкәмә караячак.
50 яше тулып киткән Хәмидуллин 2009 елда Әфганстан чиге буенда кулга алынган. Аңа чик буе полициясе капкасына һөҗүмдә, террорчыларга ярдәм итүдә, американ хәрби очкычына һөҗүм итүдә һәм американ ватандашын үтерү омтылышында – барлыгы 15 гаепләү белдерелгән, ул аларның барысын да кире кага.
Тикшерү белдерүенчә, Хәмидуллин 2009 елның ноябрендә Әфганстанның көнчыгышындагы Хост вилаятендә чик буе полициясенә һөҗүм итү төркеменең җитәкчесе була. Ул үз кешеләренә автоматлар һәм пулеметлар китереп АКШның хәрби боралакларына ут ачарга боеруда шикләнелә. Әмма бу һөҗүм барып чыкмый. Аннан соң ул АКШ һәм Әфганстан хәрбиләренә автоматтан ут ача. Хәмидуллин бу һөҗүмдә яраланып, бердән-бер исән калган кеше була. Һөҗүмдә әфган һәм американ хәрбиләренә зыян килми. Хәмидуллинны 2014 елның октябрендә Әфганстандагы Баһрам төрмәсеннән АКШка китерәләр.
Элегрәк Хәмидуллинның адвокатлары аның эшен, Женева конвенциясе нигезендә, "сугыш ветераны" буларак, ватандашлар мәхкәмәсендә карауны сораган иде. Хөкемдар Хәмидуллинның террор оешмасы әгъзасе икәнлеген, шуңа күрә сугыш кануннары белән хөкем ителергә хокукы булмауны белдерде.
"Хәмидуллин 1980 еллар башында танк командиры һәм совет офицеры булган. 2001 елда Талибан башлыгы Мулла Өмәр тарафдарына әйләнгән", диелгән аны гаепләү белдерүендә.
Икенче бер татарстанлы, 2001 елда Пакстанда американ гаскәриләренә тапшырылып, АКШның Гуантанамо төрмәсендә инде 15 еллап утыручы Равил Минһаҗевнең әнисе Зөһрә апа Азатлыкка узган елның ноябрендә: "15ләп егетне шул якка (талибаннар ягына) алып чыккан дип беләм. Аларның күбесе Әфганстанда вафат булды, күбесе төрмәгә эләкте дип кешеләрдән ишеткән идем", дип сөйләгән иде.