Чаллыда Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикетлар узды

Your browser doesn’t support HTML5

3 август иртәсендә Чаллы хакимият бинасына эшкә килүчеләр татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп иткән шигарләр күтәргән кешеләргә юлыкты. Кашаповны яклап ике кеше – язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим һәм Чаллы ТИҮ әгъзасы Фәһим Вәлиев чыккан иде.