Чаллы хакимияте Кашаповны яклаучыларны кешесез урынга җибәргән

Your browser doesn’t support HTML5

Чаллы хакимияте Рәфис Кашаповны яклау пикетын уздыруга ташландык урын тәкъдим иткәнгә, иҗтимагый үзәк 9 августка билгеләнгән пикетны үткәрмәскә карар кылган. Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов: "Монда кеше дә йөрми, без шигарьләр күтәреп чыксак, безне күрмәячәкләр. Бу урын пикет үткәрү өчен яраксыз. Шуңа, без бу урыннан баш тартырга мәҗбүр", диде.