Русия Польша шпротларын кертүне тыя

Россельхознадзор оешмасы июньдә Эстония һәм Латвиядән балык һәм балык әйберләрен кертүне тыйган иде.

Роспотребнадзор 14 августтан Польшадан шпрот кертүне туктатып тора. Оешмада белдерүләренчә, Graal S.A поляк ширкәте эшләнмәләренең тышлыкта язылган мәгълүматыкулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Русия кануны таләпләренә туры килми.

Россельхознадзор оешмасы июньдә Эстония һәм Латвиядән балык һәм балык әйберләрен вакытлыча кертүне тыйган иде. Әлеге тыюга гомумән 80гә якын ширкәт эләкте. Русияне азык-төлек иминлеген тәэмин итү системасы канәгатьләндермәгән.

Балтыйк буе илләре җитештерүчеләре өчен товарларын сату өчен Русия иң зур базарларның берсе булып тора иде. Хәзер Латвия җитештерүчеләре консерваларын Көнбатыш Европа һәм Кытайга җибәрүне планлаштыра.