Татарстан министры медицина җиһазларына санкцияләргә борчыла

Министр Адел Вафин (у) Казан мэры Илсур Метшин белән Чаллы хастаханәләренең берсендә, 2013 ел

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чит илләрдән медицина җиһазларын кертү тыелу карарының медицина сыйфатын тагын да төшерәчәк дип белдерде.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Русия сәгәнать һәм сәүдә министрлыгының чит илләрдән кертү тыелган тауарлар исемлегенә медицина җиһазларын да кертү ниятенә ризасызлык белдерде. Бу тәкъдим медицина белгечләре белән килештерелмәгән, диде министр РБК-Татарстан сәхифәсенә әңгәмәдә.

Министр медицина сыйфатының төшәчәгенә борчыла. Татарстан инде күп еллар Германия һәм Япониядән томографлар алып тора. Русия җитештерүчеләре компьютер томографларының ике төрлесен генә тәкъдим итә ала. Шулай ук анестезиология һәм реанимациядә кулланылган җиһазлар Русиядә ясалмый.

Әмма документ гамәлгә керсә, "аны һичшиксез үтәми булмый" диде Татарстан министры.

Февральдә Русия хөкүмәте карары белән чит илләрдән кертү тыелган кайбер җиһазлар һәм дарулар исемлеге кабул ителде. Нәтиҗәдә Русиядәге авыруларның күпчелеге озак вакыт эчелә торган, тискәре нәтиҗәсе аз булган сыйфатлы дарусыз калды.

Хөкүмәт тәкъдим иткән яңа исемлектә яңа туган балалар өчен инкубаторлар, ультразвук сканерлары, протезлар, канда шикәрне тиз генә тикшерү мөмкинлеген биргән тестлар, үпкәне эшләтү апаратлары, авыз-борын аша наркоз бирү җайланмасы, стоматология җиһазлары һәм бинт вә шундый кирәк-яраклар. Аның тулы исемлеге белән монда танышып була.

Чикләүләр әлегә дәүләт хастаханәләренә генә кагыла, хосусый клиникалар чит илләрдән кирәк тауарларны ала ала диелгән.