Авыруларны караучы оешмалар медицинада чикләүләргә ризасызлык белдерә

"Подари жизнь" фонды башлыгы Екатерина Чистякова

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр Русия хөкүмәтенең чит илләрдән медицина җиһазларын кертүне тыю ниятенә каршы.

"Вера", "Подари жизнь" кебек хөкүмәттән бәйсез оешмалар чит илдән кертү тыелган тауарлар исемлегенә медицина җиһазларын алуны сорады. Авыруларны караучы хөкүмәттән бәйсез оешмалар аларның да мәнфәгатьләрен дә кайгартучы белгечләр комитеты төзеп чикләүләрне белгечләр белән киңәшләшеп кабул ителүен тели.

"Эхо Москвы" радиосына "Подари жизнь" фонды башлыгы Екатерина Чистякова чикләүләрдән авыруларга зыян булачагын белдерде. Аның сүзләренә караганда, югары технологияләрдә бары тик чит ил җиһазлары кулланыла.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хөкүмәт әлеге карарны кабул итсә медицина сыйфатының кимиячәгенә борчылуын белдергән иде.

Бүген чит илләрдән медицина җиһазларын алуны тыю карары турында фикер алышу тәмамлана. Бүген соңгы көн аның тулы исемлеге белән танышып һәм фикер калдырып була.