"Дальний" полиция бүлегендә җәзаланган тагын бер кешегә 150 мең сум түләнәчәк

Барлыгы бу эш нигезендә 14 зыян күрүче санала.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Русия эчке эшләр министрлыгына "Дальний" полиция бүлегендә шешә белә җәзаланган өчен рухи зыян буларак 150 мең сум түләтү карарын чыгарды.

Казан хокук яклау үзәге матбугат үзәге хәбәр итүенчә, зыян күрүчене полиция бүлегендә 2012 елның мартында газаплаганнар.

Элегрәк Русия эчке эшләр министрлыгыннан зыян күрүчеләргә 80 мең һәм 150 мең сум түләтү карары инде чыгарылган иде. Барлыгы бу эш нигезендә 14 зыян күрүче санала.

Узган елның җәендә мәхкәмә "Дальний" полиция бүлегенең газаплауларда гаепләнгән сигез элекке хезмәткәренә иректән мәхрүм итү җәзалары билгеләде.

Бу җәнтал нәтиҗәсендә "Дальний" полиция бүлеге ябылды, Татарстан эчке эшләр министры алыштырылды.