Роскомнадзор Викепедияне тыелган сәхифәләр исемлегеннән алды

"Википедия"нең блоклануы турында кичә хәбәр ителгән иде.

Роскомнадзор Википедия сәхифәсендә наркотик турындагы мәкаләне тыелганнар исемлегеннән чыгарыды. Мәхкәмә тарафыннан тыелган дип саналган мәгълүмат төзәтелгән. "Чарас" дигән наркотик матдә турындагы мәкалә экспертлар нәтиҗәсендә күрә кануни таләпләрне бозмый, диелә Роскомнадзор сәхифәсендә.

Әстерхан өлкәсенең Черноярски районы мәхкәмәсе "Википедия"дә наркотик матдәләр җитештерү турындагы мәкаләне тыйган иде. Канун нигезендә Роскомнадзор Википедия җитәкчелегенә “чарас” исеме белән билгеле наркотик матдә турында мәкаләне бетерү таләбе белән мөрәҗәгать итте. Сайт редакторлары әлеге мәкаләне бетерүдән баш тарткач, Википедиянең блоклануы турында әйтелде.