Фермер: Карап торганыбыз шул сөт акчасы инде

Рәкип Гатиннарның савым сыерлары фермасы

Мамадыш районы Арташ авылындагы фермер Рәкип Гатин, махсус програм белән бирелә торган кредит алсак, гел ватыла торган траткорларны яңартыр идек дип өметләнә.

Мамадыш районы Арташ авылындагы фермер Рәкип Гатин сөт сыерлары асрый, дәүләткә сөт тапшыра, үгезләр симертә. Кечкенә генә авыл халкын эшле итүче дә ул. Рәкип әфәнде, махсус програм белән бирелә торган кредит алсак, траткорларны яңартыр идек дип өметләнә. Кыенлыклар булса да, ул фермерлык эшен ташларга җыенмый. Азатлык Рәкип Гатин белән авыл тормышындагы кыенлыклар турында сөйләште.

Фермерлык эшенә кайчан тотынган идегез?

Рәкип Гатин

– Күп түгел әле, өч кенә ел. Колхозлар таралгач, безнең авылда кешеләр эшсез калды. Безнең ташландык ферманы бер әрмән кешесе ала икән дип ишеттем дә, бардым район башлыгына. Без үзебез эшли алмабызмени дидем аңа. Миңа ул вакытта бик нык теләктәшлек белдерделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов минем тәкъдимне хуплап каршы алды. Миллион 200 мең сум акча да бирделәр. Ул җимерек ферма бинасын төзекләндердем дип әйтү аз булыр, яңадан төзедем инде.

200 гектардан артык җир алдым. Башта 12 сыер сатып алган идем. Хәзер, хуҗалыкта бозауларны да санасак, 150 баш мал бар. Бозауларга аерым бина ясадык. Быел, кызганыч, төзелеш вакытында янгын чыгып, ул бина янды. Рәхмәт авылдашларга бик нык ярдәм иттеләр. Хәзер инде төзеп бетердек.

– Акча җиттеме соң?

– Кая җитсен инде. Ул малларны ашатырга кирәк. Кышка ризык әзерләргә кирәк. Печән, икмәк чәчәргә кирәк. Машина, комбайн тракторлар кирәк. Менә аларына акча җитмәде. Иске тракторлар алырга туры килде. Тракторчы тракторын ике көн төзәтә, бер көн эшли. Ватылалар, искергән инде алар. Хуҗалыктагы дүрт тракторның икесе генә эшкә ярарлык.

Комбайннар белән дә шул ук хәл. Печән ура торган, аларны бәйли торган, печән әйләндерә торган машиналарыбыз да юк. Күршеләрдән алып торабыз инде. Аның өчен тагын түләргә кирәк. Менә хәзер урылган ашлыкны куярга амбарым да берәү генә. Элек җитә иде, хәзер мал артты.

Гатиннарның кышка әзерләгән печәннәре

Быел яңгырлы ел булды. Печәннәр кибәргә өлгермәде. Авыр инде, авыр. Күрше авылдагы элеккеге колхоз хуҗалыгында амбарлар бар. Бушлары да бар, ләкин бик бирергә тормыйлар шул. Хаттә район башлыклары кушса да юк. Сөт сакларга суыткычыбыз да юк. Сөтле бидоннарны кичтән салкын суга утыртып китәләр сыер савучылар. Ул бидоннарга 40 литр сөт керә. Кызлар бит аларны күтәреп куялар. Аларга бик авырга туры килә. Сөт савучыларым икәү генә. Җитешәләр, алар ул эшкә күнеккәннәр инде.

– Хуҗалыкта да проблемаларыгыз байтак икән. Хезмәт хакларын да түләү кирәк бит?

– Карап торганы – шул сөт акчасы инде. Литрын 14-15 сумнан сатабыз. Шундый бәяләр әлегә. Хезмәт хакын акчалата да бирәм. Печән дә, ашлык та бирәм инде. Бозау кирәк дисәләр, бозау да бирәм. Миндә хәзер 15 кеше эшли. Авыл кешеләре. Әле ай саен түли торган 70 мең кредитым да бар әле.

Юлсызлыктан да азапланабыз. Олы юлга кадәр 650 метрлык кына җир инде ул. Яңгыр явып китсә, һич бернәрсә эшләп булмый. Сыер савучылар сөт җыючы машинага сөтне чиләкләп ташыйлар. Ә без бит көненә 500 литр сөт тапшырабыз. Без бу турыда сөйләдек инде. Килеп үлчәп тә киттеләр юлны. Без тендрда җиңеп чыктык, үзебез салабыз юлны дип тә әйткәннәр иде. Хәзер инде башка кеше файдасына безне сызып ташлаганнар икән. Кризис, акча юк диләр. Быел тагын юлсыз. Көзге яңгырларда, кышкы бураннарда тагын интегергә туры киләчәк инде. Менә кайчан булыр ул юл белмим.

– Кайберәүләр мәшәкате күп дип фермер эшен ташлап та китә. Сезгә андый уйлар кермиме?

– Юк инде. Бер башлагач эшләргә кирәк. Әле улым да минем белән эшли башлады. Без хәзер гаилә фермасы булып саналабыз. Ул үгезләр симертә. Миндә сөтчелек. Хәзер менә гаилә фермасы булганнарга 70%ын хөкүмәт 30%ын без түли торган кредит биреләчәк дигән програм бар. Бәйге программасы инде ул. Без җиңеп чыгарбыз дип өметләнәбез. Шул акчаларны алсак инде, Алла бирса яңа техника алыр идек.