Концертта татар эстрадасының егермедән артык артисты катнашты. Алар арасында халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Вадимның иҗатташ дуслары Энҗе Шәймурзина, Данир Сабиров, Фирдүс Тямаев, Вадим Захаров, Нурзадә, Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар бар иде.
“Җырчы, композитор, хәзерге вакытта “Салават” җыр театрында эшләүче дустыбыз Вадим Фәтхинуровның әнисен тернәкләндерүгә бераз матди ярдәм күрсәтер өчен әлеге хәйрия концертына җыелдык. Без бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә тырышыйк. Вадимның мөрәҗәгатенә дә без битараф калмадык”, дип концертны ачты нәфис сүз остасы Ядкәр Хәбибуллин.
Хәйрия тамашасын кече яшьтәгеләр дә, әби-бабайлар да карады. Зал тулы тамашачы булмаса да, буш урыннар аз калган. Оештыручы Вадим сүзләренчә, бары тик “Мәйдан” каналында һәм интернетта реклама бераз барган, кыска вакыт эчендә оештырылса да, азмы-күпме акча җыя алганнар.
“Әни авыр хәлдә. Аны дәвалар өчен бик күп акча кирәк. Артистларга, дусларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Берсе дә “юк” димәде, барысы да хәйрия концертына җыелды. Җиде көн эчендә оештырдык. Көн-төн хәрәкәттә идем, йокламадым. Халык җыелсын өчен реклама кирәк, бүгенге көндә аннан башка берни дә эшләп булмый. Хәерлесе, әнигә ярдәме тисен”, диде Вадим Фәтхинуров.
Шул рәвешле татар җырчылары бер-берсенә ихтирам һәм иҗатташ дусларының кайгы-хәсрәтләренә битараф булмауларын күрсәттеләр.