Татарстанның истәлекле көне алдыннан Татарстан байрагы төсендә тасмалар, магнитлар таратып халыкка бу көннең мәгънәсен искә төшерүне бер гадәткә керткән "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләренә Татарстан республикасына 25 ел тулган көнне кечкенә байракчыклар таратуны тыйдылар.
Тәртип саклаучылар әлеге чараны оештырган берлек рәисе Наил Нәбиуллинга бу гамәлнең канунсыз булуын әйткән һәм әгәр дә Бауман урамыннан китмәсәләр аларны полиция бүлегенә алып китү белән куркыткан.
"Без ике мең Татарстан байракчыгы таратырга уйлаган идек. Моның өчен алдан рөхсәт алу кирәкми. Бауман урамына чыксаң анда һәркөнне әллә нинди һәм әллә күпме реклама кәгазьләре тараталар. Аларга беркем бер сүз әйтми.
Әмма полиция хезмәткәрләре безнең Татарстан байракчыгын таратуыбызны никтер канунсыз дип бәяләде. Тәртип саклаучылар бу гамәлебез өчен полиция бүлегенә алып китү, байракларыбызны тартып алу белән куркытты.
Мин аларга безнең байракларны ала калсагыз бу хакта протокол языгыз дидем, минем белән сөйләшүченең фамилиясен сорадым. Ул үз фамилиясен әйтүдән баш тартты. Һәм мине читкәрәк алып китеп моннан югалыгыз диде. Мин инде конфликтка кермәдем. Байракчык таратуны туктатып, Камал театры каршына китеп бардык.
Бауман урамында булганы кебек анда да бу байракчыкларны бик теләп алдылар. Мәскәүдән, Байкалдан килүчеләр бар иде. Хәтта Япониядән, Австриядән килгән туристларга да өләштем. Бик теләп алдылар, бүгенге бәйрәм белән бик кызыксындылар", дип белдерде Нәбиуллин.
Наил Татарстан суверенитеты көнендә Татарстан байракчыкларын таратуны тыйган полиция хезмәткәрләренә карата бәйрәм көннәреннән соң Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итәчәкләрен дә әйтте.
Бу тыюга кадәр Наил Нәбиуллин "Татарстан суверенитеты көнендә урамнарда бәйрәм рухы сизелми. Дәүләт моны оештырмый. Без Татарстанның суверенитетын искә төшереп, Татарстанның дәүләт символын -Татарстан байракчыкларын таратырга булдык. Һәм бу гамәлебез белән халкыбызга Татарстанның бәйсезлек алган көнен искә төшерәсебез килә" дип әйткән иде.