Татарстанда парклар һәм скверлар фестивале үтте

"Наратлык" паркы, Химиклар Сарае. Казан

"Наратлык" паркы, Казан

Казанның Киров районы җитәкчесе Дамир Фаттаховның "Инстаграм" сәхифәсеннән алынган "Наратлык" паркы күренеше. Әлеге паркта төзекләндерү эшләре иганәче  "Таиф" ширкәтенә 120 миллион сумга төшкән дип хәбәр ителә.

Балалар бар майданчыкларны әйләнеп чыгарга ашыга, "Наратлык" паркы

"Kids space" - балалар өчен корылган чатырлар проекты малай һәм кызларны рухи яктан үстерә торган шөгыльләргә өйрәтү максатын куя, "Наратлык" паркы, Казан

"Kids space" чатырларында полиция өчен бик файдалы күнекмәгә - җинаятченең фотороботын ясарга өйрәтәләр

Химиклар сарае янында урнашуга һәм "Оргсинтез" ширкәтенә караганга күрә, иганәче "Таиф" ширкәте "Наратлык" паркында төп игътибарны химия биргән казанышларга юнәлткән. Бөтен чараларда Татарстан президентына эшләнгән эшне аның ярдәмчесе Наталья Фишман күрсәтеп йөрде. Фотода: "Кидспейс" чатырында ачылу тантанасы, Казан.

Татарстан президенты тамашага килгән халык белән селфи ясый, "Наратлык" паркы. 

Горький паркында "Яңа идеялар" фикер алышуы, Казан

Урицкий паркы ретро юнәлешне алып, Советлар Берлеге гадәтләрен торгызды, Казан

Фестиваль оештыручыларының чакыруы, башка мәйданчыкларның гөрләве белән рухланып  "Континент" паркына килгән балалар, әле ачылмаган мәйданчыкларны, корылып бетмәгән, әмма барыбер кызыктырып торган уенчыкларны күреп нәүмизләнеп киттеләр. 

Парклар фестиваленең програмына керсә дә, "Континент" паркы әлегә әзер түгел, Казан

"Континент" паркына килгән балалар һәм ата-аналар түгәрәкләп ясалган әскәмияләрдән кала, башка бернәрсә дә таба алмады. Бу урын  рәсми төстә сайлау көнне, 13 сентябьрдә ачылырга тиеш диелде.

Парклар һәм бакчалар елы турындагы кампания социаль медиаларда #парклартурында дигән хэштег белән барды. Паркларда үзендә татарча язулар, эленмә такталар күренмәде, татар әкият геройлары да очрамады әлегә.

Проект авторлары Лядской бакчасы театрлар, сәхнә сүзе өчен иҗади тирәлек булыр дип планлаштырган булган. Фотода: бакчага килгән тамашачы

Лядской бакчасы, Казан.

Күп аналарның телендә бер сүз: "Бу матурлык озакка барыр микән, бу җиһазлар сакланыр микән?  Караучысыз, ачык паркларда яшьләрнең кичке сыра эчүләрдән соң, салкын кышлар, яңгыр яуган саен су басулардан соң парклар ватылып, җимерелеп бетмәс микән?
"Наратлык" паркы, Казан.

"Шәмсенур" паркы, Әлмәт

"Шәмсенур" паркында президент һәм баша рәсмиләр алдында күмәкләп күнегүләр ясау мизгеле, Әлмәт

"Казанның Меңеллыгы" паркында "Йолдызлык" фестиваленең сайлау алды турлары, балалар концерты үтте. Парклар фестивале көнендә хөкүмәт башлыгы Ильдар Халиков карап китте.

5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап барган парклар һәм бакчалар фестивале сайлауларга бер атна кала үткәнгә сәяси вакыйгага әйләнде.