"Муса Җәлил турында гына фильм төшерәсем килмәгән иде"

Мөселман киносы фестивалендә Идел-Урал исеме белән танылган татар легионы тарихы хакында документаль фильм тәкъдим ителде. Аның режиссеры Денис Красильников әлеге әсәр белән советлар заманында берсүзсез хыянәтче дип саналган татар-башкорт әсиләренә яңа күзлектән карарга тәкъдим итә.

"Кичерелмәгәннәр сугышы" (“Война непрощенных”) фильмы режиссеры Денис Красильников әсәр киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелгәннән соң әлеге катлаулы темага документаль фильм төшерүнең максаты, эш барышында ясаган ачышлар, керми калган мизгелләр хакында Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Татар-башкорт әсирләре, Идел-Урал легионы, андагы шәхесләр темасы бик катлаулы, ни өчен сез сугышның нәкъ менә шушы ягын алырга булдыгыз?

– Татарларның Беренче дөнья сугышында катнашуы турында фильм төшергәннән соң, аларның Икенче дөнья сугышында уйнаган роле хакында да эзләнүләр алып бару тәкъдиме килде. Мин берничә теманы күз алдында тоттым, бер яктан, Муса Җәлил турында гына фильм төшерәсем килмәгән иде, икенче яктан, миңа башка бик күп татарларның партизан хәрәкәтләрендә катнашуы билгеле иде.

Интернетта Идел-Урал легионы хакында мәгълүмат эзләп утырганда беренче булып "татарлар нациларга хезмәт иткән","Идел-Урал нацилар проекты", "татар-башкорт әсирләре – илләренә хыянәт иткән" дигән уйдырмалар килеп чыга. Бу тема бик катлаулы, Советлар берлегендә алар хыянәтче булып саналды, монда шикләнергә дә ярамый иде, фикер алышу да мөмкин түгел иде. Минем бу мәсьәләне өйрәнәсем килде.

– "Кичерелмәгәннәр сугышы" фильмының төп фикере нәрсәдә?

Фильм режиссеры Денис Красильников

– Мин бу эшкә алынып, аларның хыянәтче булмавын күрсәтергә теләдем. Безгә, мәсьәлән, легионнан 800 кешенең Беларустагы бәрелештә совет гаскәрләре ягына күчергә җыенуы, алардан 500 солдатның максатына ирешүе, калганнарының алман гаскәрләре тарафыннан туктатылуы хакында фактлар билгеле иде, Франция һәм Польшада да шундый хәлләр булган. Тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗевнең бу легион хакында алман архивларына нигезләнеп язылган "Татар легионы" дигән бик яхшы китабы бар. Барчагызга да аны укып чыгарга киңәш итәм.

Бу тема Украинадагы хәлләрдән соң яңадан актуальләште. Җәмгыять хәзер икегә бүленгән. Икенче дөнья сугышы яңадан хәзер иң каты бәхәсләр алып бара торган мәсьәләгә әйләнде.

Бу сугыш Русия һәм Татарстан өчен бик зур горурлык һәм бик зур кайгы да. Татарстаннан сугышка 700 мең ир кеше чыгып киткән. Минем кайната искә ала иде, ул Казанның татар бистәсендә туып үскән кеше: "Сугыштан соңгы мәктәптә, бөтен сыйныфта бәлкем 3 баланың гына атасы булгандыр, калган укучылар – ятим иде". Минем үземнең бабам бу сугыштан 1947 елда гына, инвалид булып әйләнеп кайткан. 45 елга кадәр ул соперлар батальонында булган, аннан соң тагын ике ел СМЕРШ төркемендә Украинадагы "бандеравчылар" белән сугышып йөргән.

Әхмәт Тимер алманча белгән һәм белемле кешеләрне легионның политик вәкиллегенә, студентларны Германиядә укытырга чыгарырга теләде

Мин бу фильмда күрсәтелгән шәхесләр, китерелгән фактлар аша "татар-башкорт легионы хыянәтчеләр түгел, алар белән горурланырга кирәк" дигән фикерне үткәрергә теләдем. Монда куркырлык бернәрсә дә юк. Аларның каршылык хәрәкәтләрендәге эшчәнлеге белән чит илләрдә, Франциядә мәсьәлән, горурланалар бит!

Безнең фильмда Бен шәһәре мэры нацилардан азат иткән өчен татар легионерларына рәхмәтләр укый. Вержизак каласы башлыгына татар легионы солдатлары каберен ел саен карап, чистартып йөрергә әнисе васыять итеп әйтеп калдырган булган. Чөнки ул үзе аларны җирләүдә катнашкан булган.

Алар тәре астында ята инде, ул вакытта шулай гына җирләгәннәр, әмма исемнәре билгеле, берсе - Газизҗан Зөбәиров, икенчесе - Андрей Аксенов. Ул вакытта татарлар үзләренә урыс исемнәрен ала торган булган.

– Бу эш барышында сезнең үзегезнең легион турында фикерегез үзгәрдеме?

– Минем мөнәсәбәтем үзгәрмәде, чөнки минем башымда алдан ук алар турыда оешкан фикер юк иде. Минемчә, татар легионында каршылык хәрәкәтендә катнашкан кешеләр булган һәм нациларга хезмәт итүчеләр дә булган. Әмма соңгыларның саны күпкә азрак.

Шәфи Алмасны дошман итеп күрсәтәләр. Без бу фильмда аны яхшы белгән легионер белән сөйләштек. Алмас аңа "нацилар татарларга Идел-Урал дәүләтен беркайчан да бирмәячәк, иң мөһиме, сез исән калырга тырышыгыз", дип әйтә торган булган. Минемчә, бу кешенең төп казанышы – татарны алман лагерында күпләп үлүдән саклап калу иде. Татарстандагы билгеле эзтабар, галим Михаил Черепанов та шул фикердә тора. КГБ архивлары ачылгач, без бик күп теткәндергеч яңа мәгълүматлар күрәчәкбез әле.

Бездә бу чорны белмиләр, яңа гына Казанда Җәлилгә кагылышлы бер чараны төшердек. Анда да мин шул ук уйдырмаларны ишеттем: "Җәлил каршылык хәрәкәтен оештырган", "Ул фашистларга каршы көрәшне җитәкләгән". Без исә, каршылык хәрәкәте Җәлилгә кадәр дә оештырылган булган, дип әйтәбез һәм ул анда булган башка татарларның берсе генә дип саныйбыз.

– Сезне шәхсән нәрсә, нинди мәгълүмат аеруча тетрәндерде?

Гайнан Насыйров

– Безнең фильмның төп геройларның берсе – элекке легиончы, Татарстанда яшәүче Гайнан ага Насыйров. Ул мине гаҗәпкә калдырды. Аңа 93 яшь хазер, аның хәтере әйбәт һаман да, безгә сөйләгәндә кайбер сүзләрне чиста алман телендә әйтеп җибәрә иде. Ул сугышка 18 яшьлек егет булып чыгып киткән. Гайнан абзый алман лагерында урындык, өстәлләрнең үлчәмнәрнең алып калган, өйгә кайткач ясарга уйлаган. НКВД лагерына эләккәч, бу аңа бик ярдәм иткән. Кулыннан эш килә торган кеше булган ул. Ул узенең авылында мәктәп, ферма биналарын салган, андагы мәчет анын исемен йөртә, әмма ул һаман да хыянәтче булып санала. Реабилитацияләнмәгән.

Уйлап карагыз, Идел-Урал легионында булган 30 меңләп кешедән бәлкем 100 генә кеше ярлыкау алгандыр. Легиончыларның ничәсе хәзерге көндә исәндер, белмибез. Туганнар да яшерә бит. Әмма алар архивларга килеп мәгълүмат ала ала. Бәлкем аларның бабалалары – дошман түгел, киресенчә, сугыш каһарманы булгандыр.

Татарстан дәүләт архивына килгәч, безгә дә татар легионына кагылышлы эшләрне карарга бирмәделәр, туганнарга гына рөхсәт. Камерага төшерү катгый тыелган. 1990нчы елларда, дәүләт архивлары ачык булган бер мәлдә, кайбер мәгълүматлар дөньяга чыгып өлгергән, без легион тарихына кагылышлы кайбер документларны интернеттан алдык.

Фильмне караган тамашачылар

– Фильмга керми калган мизгелләр бармы?

– Әйе, легиондагы "Винето" радиосы хакында мәгълүмат кермәде. Берлиндагы бер белгеч безгә "бу миф!" диде. Әмма бу радио чыннан да булган. Радио үзәкнең бинасы да сакланган. Татарларның 10 минутлык татарча тапшыруы булган.

– "Кичерелмәгәннәр сугышы" нинди акчага төшерелде?

– Бу сер түгел, әсәрне Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, иганәче Рөстәм Мәһдиев акчасына төшердек. Чыгымнар күләмен төгәл әйтә алмыйм. Бик күп йөрергә туры килде, Беларус, Германия, Франция, Польша. Анда архивларда уникаль документлар таптык. Чит илләрдә архивлар ачык бит. Без төрле илләр буйлап төп эшче төркем белән йөрдек, алар арасында мин, аннан соң куючы-оператор, Русия кинематографистлар берлеге әгъзасе Рафик Галеев, проект җитәкче, танылган алып баручы Фәрида Корбангалиева, продюсер, журналист Ләйсән Ситдикова булды. Шулай ук фильмдагы вакыйгаларны Камал театры режиссеры Фәрит Бикчантаев сурәтләп бара. Без сәфәрләрне аның вакытына җайлашып оештырдык.

– Акча табылса, бу теманы тагын дәвам итәр идегезме?

– Юк әлегә, ял итәргә кирәк. Бер ел мин бу фильмны эшләдем, бер ел буе төшләремә вермахт солдатлары кереп йөдәтте, башта берәмләп, аннары төркемләп.

– Сез фестивальдә җиңүгә өмет итәсезме?

– Без бу фильмны җиңү өчен генә төшермәдек. Фильмның нинди дә булса бүләк алуы җюринең бу мәсьәләгә карашы, аның алар өчен ни дәрәҗәдә актуаль булуыннан тора дип уйлыйм.