Хәмдүнә Тимергалиева: "Җырчылыкны сайлавыма үкенгән чакларым да булды"

Your browser doesn’t support HTML5

Татар эстрадасының популяр җырчысы, халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның җырчы һөнәрен сайлавына үкенгән чаклары да булган. Сәбәбе - карьерасына аяк чалучылар еш очрау. Азатлык хәбәрчесенә сәхнәдә 47нче ел җырлаучы Хәмдүнә ханым бүгенге яшь җырчыларга карата фикерләрен дә әйтте.