Кырым блокадасы Мәҗлеснең көчен күрсәтте

Рефат Чубаров блокаданың беренче көнендә Чонгар чик капкасында

Рефат Чубаров һәм Мостафа Җәмилев җитәкчелегендә оештырылган Кырым блокадасы дәвам итә. Украина президенты Петр Порошенко: "Мин кырымтатарларны аңлыйм, аларның бу чараны ни өчен башлаганнарын да аңлыйм. Алар канун нигезендә эш итә икән, бу гамәлләренә илбашы буларак каршы чыга алмыйм", диде.

Кырым блокадасы алдыннан Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров Петр Порошенко белән очрашып кырымтатар мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Приоритет буларак, Кырымның азык-төлек блокадасы хакында да сүз барганы мәгълүм. Инде өченче көн барган блокададан нинди нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин?

1. Моңа кадәр көн тәртибеннән төшә барган Кырым мәсьәләсе янә матбугат битләренә кайта башлады. Әйе, бу хакта Украина, Русия матбугатында хәзер күбрәк сүз бара, блокаданың дәвам итүе, моңа тагын башка блокада чаралары өстәлеп барса, Кырым мәсьәләсе дөнья күләменә кайтачагын фараз итәргә мөмкин.

2. Кырымдагы мәҗлес вәкилләренә ясалган басымнарга карамыйча Киевтагы лидерларының мондый блокаданы оештыра алуы Мәҗлеснең Кырым белән бәйле процессларга тәэсирен һич тә югалтмаганын күрсәтте. Аны сәяси аланнан чыгарып юк итергә маташкан Кырым “хакимиятләрен” дә, башка оппонентларга да, үз тарафдарларына да ул үз көчен исбатлады.

3. Еллар буе кырымтатарларны турыдан-туры гамәлдә яклаган илләр булмады диярлек. Бу юлы блокаданы оештыручыларга Украина президенты каршы чыкмады, киресенчә, Херсон өлкесенең рәсми дәүләт органнарына күрсәтмә биреп, блокада оештыручыларына булышты. Моны кырымтатарлары таләпләре артында дәүләт тора, ягъни Украина дәүләте тора дияргә мөмкин. Кырымтатар мәсьәләсе өчен бу әһәмияткә ия бер фактор.

4. Украина президенты Петр Порошенко БМОның Генераль ассамблеясендә Кырымда кырымтатарлары эзәрлекләнгәннәре хакында сөйләячәген белдерде. Кырымтатар мәсьәләсе БМО мөнбәреннән яңгыравы кырымтатарларның да, Украинаның да файдасына булачактыр.

Блокаданың Украина һәм кырымтатарлар өчен нинди тискәре яклары була ала?

Рефат Чубаров һәм Мостафа Җәмилев блокада турында игълан итү чарасында

Оештырылган блокадага каршы булганнар да, ачуланганнар да, ул нәтиҗә бирмәячәк дигәннәр дә юк түгел. Чехиянең элеккеге тышкы эшләр министры Карел Шварценберг, Кырым мәсьәләсе дөнья күләмендә дискуссиядә икенче баскычка күчте, бу бик хәвефле, диде. Хәзер исә Минск аңлашулары үтәлсә, санкцияләр туктатыла ала дигән сүзләр дә ишетелә. Ә бит Русиягә каршы санкцияләр Кырымның аннексиясе өчен кертелгән иде, диде. Блокаданың Кырым, кырымтатарлар, Украина өчен тискәре яклары нинди була ала?

1. Блокадага Кырым хакимиятләре тавыш чыгарды. Украинадан Кырымга килгән продукция тик 5% тәшкил итә, диде Кырым “хакимиятенең башы” Сергей Аксенов. Чынлап та шулаймы -- моны соңрак, блокада 5-6 ай дәвам иткәннән соң, бәяләрнең үзгәрүе, инфляциядән, азык-төлек ассортиментыннан чыгып белергә мөмкин булачак. Кырымга Украинадан электр энергиясен җибәрү туктатылса, Кырымда тулаем коллапс була ала.

2. Кырымга Украинадан кергән өч ноктаның тик икесендә 22 сентябрьдә йөк машиналары тора. Чонгар кереш ноктасында блокада озак булачагын аңлап һәммә машиналар кире Украинага кайтып киткән. Русиянең ФСБ хәзмәтләре исә йөк ташучы машиналарның йөртүчеләре блокадага каршы бунт оештыра алалар дигән хәбәрләр тарата башлады.

3. Блокаданы Мәҗлес җитәкчеләре оештырган икән, шул сәбәптән Кырымда яшәеш начарая барса, Кырымда яшәүче кырымтатарларга караш тагын да начараячагын, төрле гаепләүләр, көнкүрештә аларга милли нәфрәт артуын, астыртын дошманлык гамәлләрен көтергә мөмкин.

4. Дөньяда геосәяси вазгыять, Русия-Украина мөнәсәбәтләре кискенләшә барса, Кырымдагы Русиянең хәрби көчләре блокаданы туктатабыз дип, аны сәбәп итеп Украина чиген бозып Херсон, Мариуполь җирләренә таба чыга алалар. Болай итеп ДНР, ЛНР “республикалары”, Днестр буе республикасы белән бу җирләрне берләштерү сценариесе дә була ала.