Казанның Мәрҗәни мәчетендә Корбан гаете

Your browser doesn’t support HTML5

Башкаланың Татар бистәсендә урнашкан борынгы мәчетләрнең берсе – Мәрҗәнидә Корбан гаетен Рамил хәзрәт Мингәрәев алып барды. Гыйбадәтханәнең эче тулып, халык урамда да басып торды. Иртәнге алтыда бәйрәм намазы укылганнан соң мәчет янәшәсендәге махсус урында корбан чалу башланды.