Иң тиз үсүче шәһәрләрнең күбесе Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгышта һәм Африкада урнашкан.
2015 елда чыккан Глобаль финанс индексын моннан биш ел элек дөнья күргән шундый ук документ белән чагыштырсак, иң зур тизлек белән алга баручы 10 шәһәрне ачыкларга мөмкин.
10. Алмата – Казакъстанның иң зур шәһәре, 2009 ел белән чагыштырганда, исемлектә тугыз урынга югары күтәрелеп, Мәскәү белән Варшауны уздырып киткән.
9. Бангкок – илдә сәяси тотрыксызлык дәвам итсә дә, Тайланд башкаласы 2010 елдан күрсәткечләрен 11 пунктка яхшырган.
8. Куала-Лумпур – 2010 елдан бирле 13 пунктка өскә менгән. Малайзия башкаласы әкренләп Азиянең финанс мәркәзенә әйләнеп бара.
7. Доһа – Катар дәүләте башкаласы соңгы биш елда 16 пунктка күтәрелгән һәм хәзер Якын Көнчыгышта инвесторлар өчен икенче иң мөһим үзәк булып санала.
6. Панама – илнең Атлантик океан белән Тын океан арасында урнашуы Панамага гаҗәеп зур керем китерә: әлеге дәүләт аша көн саен уза торган йөзләгән кораб Панаманың Глобаль финанс индексындагы күрсәткечләрен 2013 елдан бирле 13 пунктка яхшырткан.
5. Касабланка – Глобаль индекска 2014 елда гына килеп кергән Марокконың әлеге шәһәре инде 20 пунктка өскә менергә өлгергән. Бу Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада соңгы бер елда күзәтелгән иң зур уңыш.
4. Сеул – Көньяк Кореянең әйдәп баручы шәһәре Көнчыгыш Азиянең үсеш кичерә торган финанс секторын дер селкетә: 2010 елдан бирле шәһәр 21 пунктка өскә менгән. Банк хезмәтләре өчен Сеул дөньяда бишенче иң яхшы урын санала.
3. Йоһаннесбург – Көньяк Африкада урнашкан әлеге кала 2010 елдан бирле 54нче урыннан 32нче урынга үрмәләгән. Бу Кара Африка шәһәрләре өчен иң югары күрсәткеч.
2. Истанбул – Төркиядә сәяси һәм икътисади тотрыксызлык күзәтелсә дә, Истанбул Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия төркемендә әйдәп бара. 2010 елдан бирле шәһәр 30 пунктка өскә менгән.
1. Әр-Рияд – Сөгуд Гарәбстаны башкаласы исемлектә, мөгаен, иң зур уңыш казанган шәһәр. Үзенең финанс базарын чит илләр өчен ачарга җыенган бу кала 2010 елдан бирле күрсәткечләрен 55 (!) пунктка яхшырткан.