26 сентябрь Монреаль татарлары җәмгыяте Корбан гаете уңаеннан җыелды. Соңгы берничә елда Монреаль татарлары тормышы активлашты. Җәмгыятькә яңа күчеп килүчеләр һәм үсеп килүче балалар җан өрде. Шимбә көнне узган бәйрәмдә дә җәмгыять яңа әгъзаларын сәламләде. Бәйрәм турында кунаклар фикерләре белән уртаклашты.
Айгөл Хөсәенова: Дорваль бистәсендәге җәмәгать үзәгенең залында 20дән артык гаилә җыелдык. Матур көзге көн иде. Арабызда Канада милли демократик партиядән депутат Изабель Морэн һәм ярдәмчесе дә бар иде. Татар җәмгыяте уздырган барлык бәйрәмнәр бик җылы үтә, бу юлы да шулай булды. Бәйрәмне Монреаль татарлары җәмгыяте президенты Зилә Миргалиева ачты. Алып баручылар татар, рус һәм инглиз телләрендә бәйрәмнең тарихы һәм ничек билгеләнүе турында сөйләде. Мадам Морэн да барыбызны сәламләде, соңыннан Монреальгә күптән түгел күчеп килүчеләр белән таныштык. Җәмгыять бәйрәмнәрне иҗади яктан бай итеп оештыра, һәр чарада кызыклы яңалыклар, бәйгеләр һәм уеннар була. Аларда балалар да, олылар да катнаша. Бу юлы әниләр һәм кызлар "Бас, кызым, Әпипә" биюен, Камилә Чемоданова "Чишмә" җырын башкарды. Бәйрәмнең үзенчәлеге өчпочмак бәйгесе булды. Анда биш хуҗабикә катнашты, аларның барысы да бүләкләр алды. Кунаклар иң күп яраткан өчпочмак пешергән ханымга "Татар кызы" киеме тапшырылды.
Монреаль татарлаы җәмгыяте уздырган чаралар турында мәгълүмат шәһәрдә дә тарала. Әле күптән түгел генә танышкан бер кыргыз ханымы "Монреальдә татар мәхәлләсе укмашып, чаралар уздырып яши икән, беләсеңме шуны" диде. Җәмгыять һәм аның президенты Зилә ханым эшчәнлегенә тагын да яхшырак бәя биреп була микән? Оештыручыларга һәм кунакларга бик зур рәхмәтләремне белдереп, яңа очрашуларны көтеп калам.
Алимә Сәләхетдинова: 26 сентябрьда без гаилә белән Монреаль шәһәренең татарлар ассоцияциясе уздырган Корбан бәйрәмендә булдык. Бик күркәм һәм сокландыргыч бәйрәм. Кунак булып та, оештыручы булып та килгән һәрбер кеше татар милли ризыкларын пешереп, корбан итеннән ашлар белән сыйладылар. Хатын-кызлар арасында "өчпочмаклар" конкурсы да уздырылды. Гел дә куңелле бәйгеләр, чыгышлар, балалар өчен махсус иҗади остаханә эшләде. Без Канадага яңа күчкән гаилә, шуна күрә безнең өчен ул аеруча мөһим булды олы бөйрәмне үзебезнең милләттәшләребез белән каршы алу. Гаиләбезне туганнарча жылы каршы алдылар, кунак иттеләр. Без сокланып кайттык, чит илдә дистә еллар буе яшәп кешеләр туган телләрен саклыйлар. Уз көчләре белән искиткеч матур татар мохитен булдырдылар. Аларга карап: "Без булдырабыз!", - дип кенә өстисе килә.
Фәрмүдә Мөлекова: Корбан бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Йөрәкләребезгә, өйләребезгә бәйрәм рухы иңдердегез, бәйрәмнең тарихы турында сөйләдегез, балаларыбызга Корбан гаетенең нәрсә икәнен аңлаттыгыз. Бәйгеләр, чыгышлар, уеннар һәм бүләкләр өчен рәхмәт! Киләсе очрашуларны көтәбез.
Камилә Чемоданова: Искиткеч бәйрәм кичәсе булды. Бу бәйрәмнәргә без аралашыр өчен, балаларыбызны аралаштырыр өчен киләбез. Бу юлы без чараны оештыруга да, уздыруга да актив катнаштык, мин "Чишмә" җырын башкардым, өчпочмак бәйгесендә катнаштым. Ирем бәйгеләрдә һәм шаян уеннарда катнашты. Кызыбыз балалар белән чапты, биеде, күңел ачты. Дуслар белән туганлашып беттек.
Эльмира Сөләйманова: Дөресен генә әйткәндә, әлегә кадәр бәйрәм рухында яшим. Барысы да супер булды. Алып бару, җырлары, биюләре, күңелле уеннары – барысы да. Ханымнарыбыз өстәлгә шул кадәр күп тәмле әйбер алып килгән. Лиананың өчпочмак бәйгесе уздыру тәкъдиме шәп булып чыкты, хуҗабикәләр бик тырышкан иде. Сәләтле дә инде милләтебез! Һәркем җырлый, бии – олылар да, яшьләр дә, балалар да. Камилә Чемоданованың җырлавы барыбыз өчен дә зур ачыш булды, инструментсыз гына бик матур итеп җырлады. Күңелне тетрәндергән мизгелләр күп булды. Кечкенә Адиләбез (Усманова) һәр чарада шаккатыра безне, бу юлы ул Габдулла Тукайның "Күбәләк" шигырен укып бирде. Уеннар һәм бәйгеләрне оештыручы Светлана (Догадкина) энтузиазмы белән бәйрәм шәп узды. Арабызда яңа килүчеләр дә бар иде, Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар һәм аларның өч ягымлы баласы җәмгыятебезнең яңа әгъзалары булды. Алимә матур итеп татарча үзләре турында сөйләде, Марат татар җыры остасы булып чыкты.