Гает намазына килүчеләр мәчет ишек алдына сафларын тигезләп басты. Моның өчен мәчет ишек алдына келәмнәр җәелгән иде. Әмма анда да урын җитмәде, күпчелек ир-атлар үзләре белән намазлык алып килгән икән, шулай итеп намаз коры асфальтта түгел, тиешле шартларда башкарылды. Мөселманнар Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинның гаеткә багышланган хөтбәсен дә тавыш көчәйткечләрдән тыңлады.
Сәдака әрҗәләре янында торучы Равил ага Мәгъдиев һәм Рәшит Ситдыйков кешеләрнең әрҗәләрне читләтеп үтмәвен әйтте. Рәшит ага намаздан соң корбан чалырга ниятләвен дә җиткерде. Алар җиде кешегә сыер алганнар.
Гыйбадәт кылырга иман йортына мөслимәләр дә күпләп килгән. Алар арасыннан Җәмилә ханым мәчеткә еш килүен, дуслары белән аралашып, бергә намаз укый алуына сөенечен җиткерде.
Быелгы гаеткә күпләп халык җыелуын мәчетнең имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов Удмуртиядә мөселман республикаларыннан эшкә килүчеләр хисабына булуын җиткерде. Дөрестән дә, мәчеттә төрле телләрдә сөйләшүчеләрне күзәтеп булды. Алар дини бәйрәмнәребезне зурлап табын да кора башлады. Бу инде гадәткә керде. Таҗикстан егете Ходайбирде Мирзаметдинов дуслары белән бәйрәм өстенә бәйрәм өстәп, пылау пешереп сыйлады.
Гыйбадәт кылып, вәгазь тыңлап чыккан мөселманнар дин кардәшләребезнең сый-хөрмәтен рәхәтләнеп кабул итте. Әлфия апа Шакирова элек туганнарын өйдә өстәл әзерләп каршы алса, быел үзе дә мәчеттә гает намазын укыган. Сыйланып та китте.
Удмуртиядән алтмышлап дин кардәшебез хаҗда. Дин кардәшебез Мифтахетдин ага Фәрдиев Мәккәдә берничә тапкыр булган. Шуңа да мөселманнарга анда барып гыйбадәт кылырга теләде.
Иртән халык арасында Мәккәдә килеп туган вазгыять турында хәбәр әле таралмаган иде. Соңрак Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт белән элемтәгә кереп, дин кардәшләребезнең язмышы турында кызыксындык. Ул берничә кеше белән элемтәгә кергән. Беренче мәгълүматларга караганда, Удмуртиядән хаҗилар исән-имин булырга тиеш.