Обама һәм Путин ​БМОда чыгыш ясадылар. Карашлар шактый аерыла

Обама һәм Путин БМОның Гомум җыены вакытында фикер алыша

28 сентябрь Нью-Йоркта ​БМОның Гомум җыены башланды. Беренче көн утырышында иң зур игътибар җәлеп иткәне АКШ президенты Барак Обама һәм Русия президенты Владимир Путин чыгышлары булды.

Путин үзенең чыгышында "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем буш урында үсеп чыкмады, ул кирәксез режимнарга каршы корал буларак үстерелгән дип белдерде.

Русия президенты Сүрия армиясе белән хезмәттәшлектән баш тартуны зур хата дип саный. Аның әйтүенчә, чынлыкта "Ислам дәүләте"нә каршы Асад хөкүмәте белән көрд сугышчыларыннан башка беркем дә сугышмый.

Путин Лүбнәндә хөкүмәт структураларын торгызуда катнашу, Гыйракның яңа хөкүмәтенә булышу, "Сүриядәге кануни хакимияткә" һәртөрле ярдәм күрсәтүне бик мөһим бурычлар дип атады.

Украинадагы хәлләрне ул халыкның хакимияттән ризасызлыгын файдаланып читтән оештырылган кораллы түнтәрелеш һәм шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан ватандашлар сугышы дип атады, әмма Русиянең Кырымны аннексияләве темасын игътибардан читтә калдырды.

Путин чыгыш ясаганда президент Петр Порошенко җитәкчелегендәге Украина делегациясе протест белдереп залдан чыгып китте.

Your browser doesn’t support HTML5

Путин Асад белән хезмәттәшлектән баш тартуны "зур хата" дип атады

Путинга кадәр чыгыш ясаган АКШ президенты Барак Обама Сүриядәге кораллы низагны чишү өчен Вашингтонның һәрбер ил белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.

Сүриянең беректәшләре саналган Русия белән Иранның ролен Обама аеруча зурлады, әмма шул ук вакытта Сүриядә сугыш алдыннан булган вазгыятькә кире кайту мөмкин булмаячак диде. "Без шул кадәр рәхимсезлекләрдән һәм кан коюдан соң, сугышка кадәр булган хәлгә кире кайтырга ярамаганын танырга тиешбез", диде Обама.

АКШ җитәкчесе Сүрия президенты Бәшәр Асадны "тиран" дип атады һәм "Ислам дәүләте"нә каршы гамәлләр Асадны яңадан көчәйтүгә хезмәт итәргә тиеш түгел дип ассызыклады.

Обама шулай ук Русия Украинаның бербөтенлеген һәм суверенлыгын бозганда дөнья җәмәгатьчелеге читтән генә карап тора алмый дип белдерде. Шул ук вакытта ул Вашингтонның Русияне изоляциядә калдырырга теләмәвен дә әйтте. Аның әйтүенчә, Русия Украинадагы кризисны дипломатия ярдәмендә чишүдә катнашырга, һәм Украина халкына үз киләчәген үзе хәл итү мөмкинлеге булдырырга тиеш.

Соңрак ике җитәкче җыен читендә аерым очрашып сөйләште. Ябык ишекләр артында узган бу очрашу сәгать ярымнан артык дәвам итте.
Очрашудан соң Обама ашыгып китеп барды, журналистлар алдында хисап тотарга бары Путин гына чыкты.

Русия президенты Обама белән сөйләшүне бик файдалы һәм ачык дип бәяләп АКШ белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга әзер булуын әйтте. Ул, шулай ук, БМО Иминлек шурасы рөхсәт иткән очракта, Русиянең "Ислам дәүләте"нә каршы Көнбатыш белән уртак хәрби чараларда катнашу мөмкинлеген белдерде. Аның әйтүенчә, сүз бары һава һөҗүмнәре турында гына бара, җирдәге бәрелешләрдә катнашу мөмкинлеге кире кагыла.

Reuters агентлыгы Ак йорттагы исеме аталмаган чыганакка таянып очрашуның яртысы Украинага багышланганлыгын белдерә. Обама Мински килешүләренең үтәлмәвенә, Луһански һәм Донецки сепаратистларының бу килешүләрне бозып янәсе сайлаулар уздырырга җыенуына борчылу белдергән.