Казанда Хәтер көне үтте

Казан милли-мәдәният үзәге янында Хәтер көне. 11 октябрь, 2015

Чаллы, Түбән Кама, Алабуга активистларына Хәтер көненә барырга мөмкинлек бирмәгәннәр. Хәтер көне чарасына 150ләп кеше җыелды.

Казан милли мәдәният үзәге янында Хәтер көненә 150ләп кеше җыелды. Чарага ике дистәгә якын ОМОН хезмәткәре, Татарстан Дәүләт шурасы бинасы янына автозак та китерелгән.

Чарада Уфадан, Чуашстан, Мари Иленнән дә активистлар катнашты. Алар, Татарстан бәйсезлек алырга тиеш, бу бәйсезлек безнең өчен дә бик мөһим, дип белдерде.

Хәтер көнендә катнашучылар Хөррият һәйкәле янындагы чыгышлардан соң Казан Кирмәнендә Сөембикә манарасы янында 1552 елда Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышта һәлак булганнарның рухларына дога кылды.

Чаллыдан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, язучы Айдар Хәлим, Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев Хәтер көненә дип бер машинада юлга чыккан булган. Юл иминлеге хезмәткәрләре туктатып, аларның машиналарын тентегән. Китапларын алганнар, аннан соң кире биргәннәр. Айдар Хәлимнең мәтрүшкәле чәен наркотик түгел микән дип, машина хуҗасы буларак, Раиф әфәнде белән икесен тикшерүгә - Чаллы шәһәренең Комсомольски полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Чаллы активистларының машиналарын тентиләр

Түбән Кама активистлары да Хәтер көненә килә алмаган. Алдан сорап куйган автобусларын гараждан чыгармаганнар.

Алабугаларны да юл иминлеге хезмәткәрләре туктатып, сәгать 10га кадәр тоткарлап торган. Активистлар чарага соңга калып, кире борылырга мәҗбүр булган.

Казан хакимитяләре дә башта Хәтер көнен үткәртмәскә тырышты.

"Алар халыкның урам чарасына җыелуыннан курка, халыкны үз фикерен белдерә торган митинглардан читләштерергә тели", дип белдергән иде Азатлыкка ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт.

25 сентябрь иртәсендә Чаллыда яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең өендә тентү уздырылып, сорау алу өчен Казанга полиция идарәсенә алып киткән иделәр. Әлеге тикшерү эше башлануны Айдар әфәнде: "Милли хәрәкәткә басымның нечкә төрләрен куллана башладылар", дип бәяләгән иде.

Хәтер көнендә Рәфис Кашаповны иреккә чыгару таләбе дә куелды