Кремльдән хәбәр ителгәнчә, Асад Мәскәүгә сишәмбе кичен үк килгән һәм шунда ук Путин белән очрашкан. Бу – Сүрия президентының 2011 елдан, ягъни илдә ватандашлар сугышы башланганнан бирле беренче чит ил сәфәре, моңа кадәр ул илне ташлап китәргә шүрләп торган иде.
Your browser doesn’t support HTML5
Аның Русиягә килүе дә кире Шәмшәрифкә (Дамаск) кайтып киткәннән соң гына хәбәр ителде. Бәшәр Асад Сурия низагының үзәгендә һәм башында тора - илдәге сугышны ул җитәкләгән хакимият башлап җибәрде, һәм анда катнашкан бар тарафлар да хәзер Асадның китүен таләп итә.
Илнең тышында да Согуд Гарәбстаны, Фарсы култыгы тирәсендәге гарәп илләре, Кушма Штатлар җитәкчелегендәге Көнбатыш беректәшлеге Сүрия киләчәген Асадтан башка гына күрә. Алар фикеренчә, үз халкына каршы сугыш башлаган, торган җирләрен бомбага тоткан, күпләрен илдән китәргә мәҗбүр иткән президент илне яңадан берләштерә алмый, Сүриядә тынычлык урнаштыру өчен Асадның китүе төп шарт булып тора.
Бу таләпне Сүриянең иң зур күршесе, үзендә 2 миллион качакны кабул иткән Төркия дә яклый. Чәршәмбе көнне Әнкарада, Бәшәр Асадның Мәскәү сәфәре турындагы сорауга төрек премьер-министры Әхмәт Даутоглу "Нәрсә әйтим инде? Әгәр дә ул (Асад) Мәскәүдә озагракка, йә инде бөтенләйгә калса, Сүрия халкына җиңелрәк булып чын күчеш чоры башлана алыр иде" дип җавап кайтарды.
Your browser doesn’t support HTML5
Аның сүзләренчә, Төркия карашы ап-ачык, күчеш чоры Асад белән бергә була алмый. "Күчеш чоры Асадның китүен гарантияләргә тиеш. Үз халкына шул хәтле зур золым салган хакимият инде яңадан легитим була алмый", ди Әхмәт Даутоглу.
Бу шартларда Асадның иң зур яклаучысы булып Русиядәге Путин режимы гына кала. Аны әле тагын Иран да яклый, әмма Сүрия президентының төп терәге бүгенге көндә Мәскәүдә. Асад Сүриядәге бердәнбер кануни хакимиятне гәүдәләндерә дип Русия аны үзенең кораллы көчләре белән дә яклый башлады.
Чәршәмбедә Сүриядәге вәзгыять һәм Асадның Мәскәүгә килеп китүе турында Русия башлыгы Владимир Путин телефоннан Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән дә сөйләште. Соңрак Мәскәү Кремле нәкъ шундый ук сөйләшүнең согуд патшасы Сәлмән белән дә булуын хәбәр итте.
Эрдоган да, Сәлмән дә, инде әйтелгәнчә, Асадның кичекмәстән китүен таләп итүчеләр, аның кан дошманнары, шуңа да Путинның алар белән Асадның китү юлларын, аңа биреләчәк гарантияләр турында сөйләшүен фаразлап була. Сүрия президентының да Мәскәүгә Путинга рәхмәт әйтер өчен генә килүе икеле.