Удмуртия үзенең тарихы, биредә гомер итүче халыкларның гореф-гадәтләре белән бай. Республикада утызлап милли һәм мәдәни оешма милли сәясәт министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килә. Тормыш үзгәреп тора. 1990 еллар башында милли оешмалар барлыкка гына килсә, алар үз халкының милли узаңны кайтару эшен башласа, хәзер инде милли оешмалар башка яссылыкка күчәргә тиеш дигән карарга килделәр министрлыкта. Шуңа да милли оешмалар эшчәнлегенә яңа сулыш бирү кирәк. Нәкъ шушы фикер көн тәртибенә куелды. Халыклар дуслыгы йорты каршында милли оешмалар белән эшне югары дәрәҗәгә күтәрү максатыннан ресурс үзәк булдыру турында карар кабул ителде.
Халыклар дуслыгы йортында ресур үзәк булдыруга багышлап семинар да узды. Аңа республика районнарыннан Халыклар дуслыгы йортлары хезмәткәрләре җыелды.
Ижауга шулай ук Пермь төбәге, Мордовия республикасы, хәтта Камчаткадан да милли оешмалар белән эшләүче белгечләр килгән иде. “Белгечләр белән киләчәктә милли оешмалар эшенә яңа алымнар кертүне бергә эзләячәкбез”, диде семинарны башлап алып баручы Мәскәүнең Сколково фәнни үзәгеннән лектор Борис Островский.
Островский миллилекне саклап калуның нигезе тел, фән, сәнгать дип билгеләде. Халык үз туган телендә иркен аралашамы, туган телендә фәнни эшләр язамы, сәнгате ни хәлдә – болар гамәлдә булганда, халык яши дип ассызыклап үтте лектор. Шуңа да милли телләрне, мәдәниятне, иң мөһиме фәнни тикшеренүләрне туган телдә алып баруны саклап калу өчен үзенчәлекле методика таләп ителә, дип дәвам итте лектор. Аның ярдәмендә эшне алып бару кирәклегенә тукталды кунак. Халыклар дуслыгы йорты каршында ресурс үзәк булдыру куелган мәсәләләрне чишүдә ярдәм итәчәк. "Бу вазгыять республиканың милли сәясәт министрлыгында да тикшерелде, диде сәясәт министры Лариса Буранова да.
Халыкларның милли үзаңын үстерү, оешмаларның эшләрен җанландарып җибәрү максатында яңа алымнар куллануны күзаллап төрле проектлар да әзерләнгән. Уңышлы дип табылган эшләрнең авторларына бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
Бүген тормыш бик тиз үзгәрә, милли-мәдәни оешмаларга замандашларына яңадан-яңа кызыклы, мавыктыргыч чаралар уздыру турында уйларга кирәк. Алар җырлы-биюле кичәләр белән чикләнергә тиеш түгел. Ресурс үзәктә төрле оешмаларның гамәлләре белән танышып, тәҗрибә туплап, үз эшләрендә яңа алымнар кулланып эш итәргә бер мәйдан булачак дип сөйләделәр Халыклар дуслыгы йортының яңа җитәкчесе Татьяна Батталова, Удмуртия халыкларының Ассамблея шурасы рәисе Алексей Загребин. Семинарда катнашучылар туган телне, иң мөһиме, халыкларның миллилекләрен саклап калуда ресурс үзәк төрле идеяләр тупланган банк булырга тиеш дигән карарга килде.
“Республикада халыкларның милли үзенчәлеген саклап калу өчен шартлар тудырыла. Мисал өчен ел саен милли телләрне өйрәнү курсларына, якшәмбе мәктәпләре эшен алып баруга финанс бүлеп бирелә. Быел да инде удмурт, татар, әрмән һәм башка телләрне өйрәнү курслары эшен башлады”, диде милли сәясәт министры Лариса Буранова.