Анкарадагы татар оешмасы 50 еллыгын зурлап билгеләде

Анкарадагы Казан татар оешмасы хоры

7 ноябрь Төркия башкаласы Анкарадагы Казан мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы төзелүгә ярты гасыр узу тантанасы үткәрелде. Бәйрәмдә 300ләп кунак катнашты.

Ерак диаспорада яшәүче татарларның Төркиядә ике-өч, Финляндия белән Австралиядә икешәр, AКШның ике аерым шәһәрендә берәр оешмасы бар. Аларның төзелү тарихлары 88 елдан алып 25 елга кадәр.

Анкарадагы Казан мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасының 50 еллыгына килгән кунакларның күпчелеге Кытай, Япония һәм Кореядән 1950нче елларда Анкара, Истанбул, Измир һәм Төркиянең башка кечерәк шәһәрләренә урнашкан татарлар һәм аларның балалары иде. Кунаклар арасында ерак АКШтан Нью Орлеанзтан Идел белән Мәрал Шамилоглу, Нью-Йорктан Борлуҗа гаиләсе һәм Нью-Йорк татар оешмасы рәисе Орһан Агиш бар иде.

Татарстанның Төркиядәге вәкиле Айдар Гашыйгуллин белән соңгы минутка калып булса да, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең ике урынбасары - Марс Тукай белән Тәлгать Бари, баянчы Ринат Вәлиев белән җырчы Чулпан Әхмәтова килеп җитте. Алар шушы бәйрәмдә Татарстан исеменнән катнаштылар.

Оешманың яшь әгъзалары татар биюләрен башкарды

Унар кешелек түгәрәк өстәлләр артына утырган кунаклар белән шыгрым тулы залда рәсми өлеш оешма хорының Төркиянең милли маршы һәм Туган телне башкару белән башланды. Хорга һөнәре буенча балалар хирургы, профессор Гаяз Акчура аккордеонда, скрипкасы белән Дәүләтшаһ кушылды.

Артыннан программаның рәсми чыгышлар өлеше башланды. Бу өлеш хәзерге рәис Фуат Тынышның сүзләре белән ачылды. Ул 50 еллык оешма турында сөйләде һәм аны төзүчеләрнең берсе булган Рәшит Айгүнгә бүләк тапшырды. Рәшит әфәнде дә ничек итеп Әхмәт Вәли Мәнгәрнең ярдәме белән биналары алганын сөйләде.

Кунаклар күңел ачты

Чират Татарстан кунакларына җитте. Татарстанның Төркиядәге вәкиле Айдар Гашыйгуллин президентның хатын укыды һәм оешманы котлады. Марс Тукай Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировның тәбрик хатын укыды, икенче ярдәмчесе Тәлгать Бари милли эчтәлектә бер чыгыш ясады, журналист Фәния Хуҗиәхмәт сөйләде. Төркиядәге татар хатын-кызларының милли үзенчәлекләрне саклап калу тырышлыгы сүрәтендә журналист ханымның төрекчә итеп яулык бәйләве, элек "Социалистик Татарстан" басмасында эшләп, хәзер дини календарьлар чыгаруы һәм Анкарада җыелучыларга дин турында сөйләве күпләрне гаҗәпкә калдырды. Казаннан килүчеләр һәр җирдәге кебек биредә дә Кремль рәсемнәрен бүләк иттеләр. Мондагы халык Татарстандагы кебек мондый мәҗлесләрдә сәяси эчтәлекле чыгышларга ияләшмәгән булу сәбәпле, үзара сөйләшә, кайнаша башлады.

Оешманың яшь әгъзалары татар биюләрен башкарды, хор җырлады. Кичәдә Казаннан баянчы Ринат Вәлиевнең осталыгы һәм Чулпан Әхмәтова тавышы барысының да күңелләренә хуш килде, кунаклар аларга кушылып биеде һәм күңел ачты.

Якшәмбе көнне бәйрәм оешма бинасында дәвам итте. Биредә хатын-кызлар әзерләгән пәрәмәч һәм чәк-чәкләрдән авыз иттек. Дистә елдан бирле Төркия татарларының шундый зур бер бәйрәмгә җыелганнары юк иде.