Татар җырчылары казаннарга бушлай музыкаль комедия күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

Татар җырчылары казаннарга бушлай музыкаль комедия күрсәтте

Казанда бер төркем билгеле татар җырчылары бушлай “Мәхәббәт, Кәҗә һәм башкалар-2" дигән музыкаль комедия куйды. Халыклар дуслыгы йортында узган тамашаны йөзләгән кеше карады. Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов кебек җырчыларның тамашачы соңгы елларда театр артистларына охшый баруларын күрде.

Узган атна уртасында Халыклар дуслыгы йортында “Мәхәббәт, Кәҗә һәм башкалар" музыкаль комедиясенең дәвамы куелды. Бер төркем татар эстрадасы артистлары тамашачыга яңалык бирер өчен, гади концерт форматыннан тайпылып, театральләштерелгән җырлы комедия уйнап күрсәтте.

Көлкеле спектакльнең авторы һәм режиссеры Раушан Шәриф сүзләренчә, әлеге проектның мәгънәсе бик гади. Кеше һәрвакытта да хәрәкәттә, эзләнүдә булырга тиеш, ул үзенә яңалык табып, аны үзләштерергә тиеш. Җырлы комедия татар эстрадасы артистларының үзләрен башка өлкәдә сынап карауларын күрсәтә. Алай гына да түгел, бу тамашачыларда да зур кызыксыну уята икән. Сара Садыйковалар чорында күзәтелгән гадәтне дәвам иттерәбез дип “Мәхәббәт, Кәҗә һәм башкалар-2" комедиясендә уйнаучы артистлар әлеге эшләре хакында горурланып сөйли.

“Ниһаять, комедиябезнең икенче өлеше дә дөнья күрде. Ни өчен без бу эшкә алындык? Чөнки былтыр беренче өлешен куйганнан соң, тамашачыдан бик күп уңай фикерләр ишеттек. Кайда гына куйсак та, безне тулы заллар белән каршы алдылар. Халык, чыннан да, яңалыкка, җырлы-биюле комедиягә сусаган”, ди җырчы Айгөл Бариева. Аның фикерләрен башка иҗатташ дуслары да күтәреп алды.

“Әлеге комедияне без авылларда, районарда күрсәттек. Ә Казан тамашачысы ул башка төрлерәк бит. Халыкның елмаюына, алкышларына карап, комедия ошады булса кирәк. Без шушы бина сәхнәсендә өйрәндек, әзерләндек. Бу берникадәр Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлеген дә күрсәтү булгандыр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкның фикерен, тәкъдимнәрен дә ишетәсе килде”, дип халык артисты Рәсим Низамов өстәмә мәгълүмат бирде.

Җырчылар белдергәнчә, “Мәхәббәт, Кәҗә һәм башкалар"ның беренчесен республиканың төрле районнарында күрсәткән кебек, икенчесе белән дә авыл-районнарда булып, кире Казан сәхнәсенә кайтмачакчылар. Халыклар дуслыгы бинасында әзерләнеп, шунда ук халыкка күрсәтү артистлар өчен юлга чыкканчы генераль репетиция булса, татар тамашалары белән кызыксынып барган, җитез тамашачылар өчен бушлай бүләк иде. Җырчыларлар театр артистлары ролендә урыны-урыны белән ышандырып бетермәсә дә, күпләргә аларның бушлай тамаша куюларына рәхмәтләр җиткерде. Чөнки бүгенге шартларда Казанда танылган җырчы-артистлар катнашкан концерт-спектакльләргә ирекле керү бик сирәк күренеш.