Галимнәрнең халыкара төркеме бер тамчы кан буенча организмда яман шеш күзәнәкләренең булу-булмавын билгели торган тест уйлап тапты. Моның турында Cancer Cell сайтында бастырылган.
Швеция, АКШ һәм Нидерланд галимнәре рибонуклеин кислотасын (РНК) анализлау барышында махсус тест булдыра алдылар. Тест – кешедән анализ өчен җитәрлек булган бер тамчы кан алып, аның рибонуклеин кислотасын тикшерүдән гыйбарәт. Әлеге генетик анализ тикшеренүчеләргә кешедә яман шеш булуы яки булмавын билгели, шулай ук аның төре турында да мәгълүмат бирә.
Тикшеренү барышында галимнәр 283 кешедән анализга кан алып, алар 228 кешедә яман шешнең теге яки бу төрен тапканнар. Бу нәтиҗәләрне клиник анализлар белән чагыштыргач, 96% очрагында нәтиҗә дөрес булып чыккан.
Тикшеренүләр Швециянең иң зур югары белем бирү үзәкләренең берсендә - Умео шәһәрендә үткәрелгән. Ачышның медицина һәм фән үсешендә әһәмияте гаять зур. Бу тикшернүләр киң кулланылыш тапса, яман шешне башлангыч стадиядә үк билгеләп, дәвалап булачак. Башлангыч стадиядә яман шешне билгеләү аны тулысынча дәвалау мөмкинлеген бирүе мәгълүм. Татарстанда яман шеш тарала дигән мәгълүматлар сурәтендә бу шактый өметле булып тоела.
Швед галиме, тикшеренү авторларының берсе, онкология өлкәсендә белгеч Джонас Нильссон бу яңалык шактый зур әһәмияткә ия дип саный. “Тикшеренү барышында яман шешнең барлык диярлек төрләре табылды. Димәк, бу кан анализы яман шешне башлангыч стадиядә эзләп табуда искиткеч зур потенциалга ия”, дип белдерде ул.
Яман шеш бүгенге көндә иң куркыныч авыруларның берсе. Соңгы елларда аның таралышы киңәя. Мисал өчен, соңгы ун елда Татарстанда яман шеш ачыкланган кешеләрнең саны икеләтә арткан. 2005 елда республикада һәр 83нче кешедә булса, хәзер һәр 45нче кешедә яман шеш бар.
Шулай ук күптән түгел мәгълүмат чаралары тарихта беренче тапкыр яман шеш йогу турында хәбәрләр таратты. Бу вакыйганы АКШның авыруларны контроль һәм булдырмау үзәге галимнәре теркәгән. Мондый күңелсез хәбәрләргә Умео университеты ачышы өметле җавап булып тора.