ФСБ: Мисырдагы очкычта бомба шартлаган
Your browser doesn’t support HTML5
ФСБ башлыгы Александр Бортников Мисырдагы очкыч һәлакәтенең террор гамәле нәтиҗәсе булганын белдерде. "Моны теракт дип әйтергә була", диде ул 17 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә. Путин 224 кешенең үлеменә китергән һөҗүм өчен җаваплы бар кешеләрне "табып җәзага тартырга" вәгъдә итте.