Ижауда милли темага багышланган күргәзмә эшли

Кызлар күргәзмә белән таныша

Балаларны әдәбият-сәнгать белән кызыксындыру максатында Удмуртия республикасының сәнгать мәктәпләре бәйге игълан итте. Халыклар дуслыгы йортында "Республикалар дуслыгы" дип аталган күргәзмә ачылды.

Әлеге күргәзмәне оештыруда Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге дә, Удмуртия татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы да күп көч куйды. Күргәзмә “Мәдәни Русия” дип аталган федераль програм кысаларында уздырыла. Балаларга берничә тема тәкъдим ителгән. Алар шушы темаларга нигезләнеп иҗат иткәннәр дә инде. ТИҮ үзәге әгъзасы, Удмуртия татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Алия Абдуллина сүзләренчә, балаларга өч тема тәкъдим ителгән: "Минем иҗатымда милли бизәкләр", "Татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" һәм төрле милләтләрнең әкиятләренә нигезләнеп ясалган рәсемнәр. Күргәзмәдә өч йөздән артык рәсем һәм фотосурәтләр урын алган.

Гайсә Талипов һәм Алия Абдуллина күргәзмә белән таныштыра

Балаларның эшләре арасында татар дөньясына багышланганнары да бихисап. Күп кенә эшләрдә татар халкының милли бәйрәмнәре чагылыш тапкан. "Әлеге бәйге һәм күргәзмәнең тагын бер мөһим максаты – сәләтле татар балаларын ачыклау, милләтебез зыялыларын үстерү", дип ассызыклап үтте Удмуртия ТИҮ әгъзасы Гайсә Талипов.

"Әлеге бәйгене оештырганда быел Русиядә Әдәбият елы булуын да истә тоттык. Балаларны әдәби әсәрләр белән кызыксындыру иде. Шул ук вакытта милли йолалар, гореф-гадәтләргә дә игътибар итүләренә без шат", диде Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов.

Күргәзмә эшләре

Темалар бер булса да, рәсемнәр төрле. Һәр эш үзенчәлекле. Күргәзмәдә татар һәм катнаш балалар эшләреннән тыш башка милләт балаларының катнашуы да уңай нәтиҗә биргән. Мисал өчен, аларның берсе – Ижау шәһәренең 4нче санлы сәнгать мәктәбе укучысы Екатерина Галичанина. Ул удмурт халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнеп үз эшләрендә аларны чагылдырган да. “Тарихны яратып укыйм. Әбием һәм әнием мине удмурт халкының милли бәйрәме белән таныштырды. Бу мине кызыксындырды. Үзем дә эзләндем. Грон быдтон – ул татарларның Сабантуена ошаган бәйрәм, үз рәсемнәремдә шул бәйрәмнән күренешләр ясадым”,дип уртаклашты яшүсмер.

Күргәзмә эше

Ижау шәһәренең 4нче санлы сәнгать мәктәбе укучысы Александра Шадринага исә балаларның милли темаларга эшләре бик ошаган. Ул үзе дә рус халкының бәйрәмнәрен өйрәнеп, иҗат иткән. Кызчыкта башка халыкларның бәйрәмнәре дә кызыксыну уяткан. Ул рәсемнәр белән танышып чыккач, киләсе бәйгегә башка милләтләрнең гореф-гадәтләренә игътибар итәргә дигән фикергә килгән. Димәк, яңа кызыклы эшләр көтәргә мөмкин.