Хакимият беравыздан шөрепләрне кысу турында сөйли

Русия эчке эшләр министрлыгы шөрепләрне ныграк кысарга чакырганда, Конституция мәхкәмәсе башлыгы Валерий Зорькин илдәге хокукый системны "хәрби кырыслык юнәлешенә" борырга өнди.

224 кешенең гомерен өзгән А-321 очкычын шартлатучылар тәмам онытылып Русиянең бар нәфрәте Су-24 бомбалау очкычын бәреп төшергән Төркиягә каршы юнәлгәндә, бу яңа вазгыять Русиянең хокукый системына да зур тәэсир ясарга мөмкин.

Халыкның тормышы авырлаша бару нәтиҗәсендә күтәрелеп килүче ачуны читкә юнәлтү өчен яңа дошман илләр табуның уңышлы баруы да ярдәм итмәве күренә. Авыр йөк машиналары йөртүчеләр өстәмә салым кертүгә ризасызлык белдеререргә Мәскәүгә омтыла. Бәяләр күтәрелә, реаль хезмәт хаклары кими бара. Ә алда нефтьнең тагын да арзанаюы фаразлана. Менә шушы хәлдә узган атнада Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев НТВ телевидениесенә интервьюда халыкның иреген дә киметергә, шөрепләрне кыса башларга чакырды.

Владимир Колокольцев

"Шөрепләрне ныграк кысарга яки бераз бушатырга вакыт бар, әмма, һәрхәлдә, аларны кысарга кирәк булганда без аны эшләргә тиешбез, чөнки барыбызны да кайгыртып нәрсәдәндер баш тартып, теге яки бу куркыныч вазгыятьтә күпләргә зыян килә күрмәсен өчен, азрак санлы ватандашларның хокукларын һәм вазифаларын кысып була", диде Колокольцев.

Министр кешеләрнең хокукларын чикләүне аларның иминлеген кайгырту белән аңлатты. Ул шулай ук Русия хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән соң Төркия ватандашларының аерым игътибарга алыначагын да белдерде.

Колокольцевның бу белдерүенә кадәр, Су-24 бәреп төшерелгән көнне үк Русия конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин мәхкәмәнең андый хокук бозуларга каршы булмаячагын белдереп, көч структураларның вәкаләтләрен киңәйтүгә фатиха биреп куйган иде инде.

Валерий Зорькин

Конституцион мәхкәмә рәисе иминлек саклауга мөнәсәбәтне канун дәрәҗәсендә үзгәртергә чакыра. Мәскәүдә узган юристлар форумында Зорькин иминлек кешеләрнең иң төп ирекләренең берсе булып тора, шуңа күрә дәүләт "башка иреклекләрне чикли ала" һәм "хокукый системны сугыш чоры кырыслыгы юнәлешендә үзгәртергә тиеш, диде.

Зорькин Көнбатыш демократияләрен террорчылык чыганаклары дип сурәтли. "Хак мөселманнар үзләре бик тә әхлаксыз дип исәпләгән җәмгыятькә тулысынча интеграцияләнә алмый", ди Зорькин. Аның фикеренчә, "ул мөселманнарны кабул иткән илләрдә "ислам геттолары" радикал ислам вәгазьләрен тыңлау һәм террор вәхшилеге өчен кешеләр яллау оазисына әверелә".

Валентина Матвиенко

Конституцион мәхкәмә рәисенең бу белдерүләренә кадәр үк, 20 ноябрьдә Русия парламентының югары пулаты саналган Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко югары һәм түбән пулатның берләштерелгән утырышында махсус хезмәтләрнең һәм тәртип саклау оешмаларының вәкаләтләрен арттырырга тәкъдим итте.

Шулай да, кешеләрнең хокукларын чикләү тәкъдиме әлегә алай ук беравыздан яңгырамый.

Михаил Федотов

Президентның кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов: "Террорчылыкка каршы көрәшү өчен аны барлыкка китергән сәбәпләр һәм шартларны бетерү кирәк, ә кеше хокукларын чикләү түгел", дип белдерде. Аның фикеренчә, киңкүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматны яшерү түгел, ә киң халык катлаулары катнашында бу проблемнарны тикшерү белән шөгыльләнергә тиеш.

Политолог Григорий Голосов исә: "Конституциянең төп шәрехчесе шәхси фикерләрен чагылдыручы сәяси белдерүләр белән чыгарга тиеш түгел", дип белдерде.