Башкортстанда Төркия белән мөнәсәбәтләр “куеруы” игътибар үзәгендә кала. Социаль челтәрләрдә төрек рестораннарына, кибетләренә, сырасына һәм анда ял итүгә бойкот белдрергә чакырулар булса да, алар азчылыкны тәшкил итә.
Русия президенты Влдимир Путинның 28 ноябрьдәге Төркиягә туризмнан баш тарту турында фәрманыннан соң Башкортстандагы зур туроператорлар Төркиягә юлламалар сатуны туктатты. Туроператорлар Төркия урынына Таиланд, Вьетнам, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан кебек илләрне тәкъдим итә. Ләкин ул илләргә баручылар күләме элеккедән артмаган.
Русия һәм Төркия арасындагы хәлләрнең Башкортстан икътисадына да йогынтысы тискәре. Бу хакта Азатлыкка икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин белдерде:
“2015 елның тугыз аенда Башкортстан һәм Төркия арасында сәүдә әйләнеше экспортта 334,7 миллион доллар, импортта 15,9 миллион доллар булган. Башкортстан Төркиягә, башлыча, нефть һәм химия тармагы продукциясе сата. Алар экспортның 93 процентын тәшкил итә. Атап әйткәндә, ягулык, каучук, резина һәм башка кайбер химия продуктлары чыгарыла. Республикага исә Төркиядә җитештерелгән зәркән әйберләр һәм төзелеш материаллары кертелә. Яшелчә-җимешләрдән Төркиядән кертелгәне 0,5 процент тәшкил итә. Бу барлыгы 78,9 мең доллар дип бәяләнә. Тиредән эшләнгән киемнәр – 0,66 процент, бу 104,8 мең доллар күләмендә. Төркиядән кертелгән әйберләрнең 83,5 процентын корылмалар тәшкил итә. 13,2 миллион доллар күләмендәге бу корылмалар, башлыча, Төркиянең Башкортстан заводларындагы җиһазларны яңарту өчен кертелә. Туризмга килгәндә, Төркиядә ел саен 80 мең тирәсе башкортстанлы ял итә. Мөнәсәбәтләр “куеру” ике як өчен дә, аеруча, безнең өчен файдалы түгел. Бу хәлләр вакытлыча, алар якын араларда уңай хәл ителер дип өметләнәм”.
Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе биргән мәгълүматларга караганда, республикада 1150 Төркия ватандашы яши. Аларның 606на эшләү хокукы бирелгән, шуларның икесе югары һөнәр белгечләре. Алар эшчәнлекләрен дәвам итә.
Ике арадагы каршылыкларның мәдәният һәм спортка кагылышлыларына килгәндә, “Уфа” футбол төркеме Төркиягә кышын күнекмәләр үткәрергә барырга тиеш иде. Клуб җитәкчесе Шамил Газизов сүзләренә караганда, алар Төркия гә бармаячак. “Уфа” футбол төркеме күнекмәләрен быел кыш Кипрда үткәрәчәк. Башкортстаннның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Русия мәдәният министрының ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлекне бетерү турында күрсәтмәсен хуплавын белдерде. Шул ук вакытта төрки дәүләтләр һәм Русиядәге төрки төбәкләр белән мәдәни хезмәттәшлек элеккечә дәвам итәчәк дип ышандырды.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында өч ел элек ТӨРКСОЙ кафедрасы оештырылган иде. Аның язмышы да кыл өстендә.
Алдагы елда Уфа Turkvision халыкара җыр фестивален кабул итәргә тиеш иде. 15-22 декабрь Башкортстаннан бәйгедә катнашучылар Истанбулга китәргә тиеш булган. Чараны оештыручы Төркиянең музыка телевидениесенең Башкортстандагы вәкиле Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренә караганда, анда катнашу өчен 11 ноябрь сайлап алу бәйгесе узган. Башкортстаннан ике җырчы һәм бер төркем Истанбулда узачак конкурста чыгыш ясау хокукы алган. Аларның беренче урынга дәгъва итү мөмкинлеге дә булган. Хәзер аларның бу хыяллары җимерелгән.
Ике арадагы мөнәсәбәтләрдән хәтта бер мәрхүм булган кешегә дә зыян килгән. Афинада инфаркттан үлгән Михаил Кузьминның җәсәден Уфага кайтаруда авырлыклар булып алды. Афинадан табут Уфага Истанбул аша кайтарырга тиеш булган. Ләкин Истанбулда ул 28 ноябрь тоткарланган. Тоткарлану билгеле булу белән социаль челтәрләрдә Төркиягә тәнкыйть сүзләре яуды. Ләкин азак Төркиянең гаепле булмавы билгеле булды. Баксаң, Русиянең чик хезмәте йөкләрне һава юлы аша Мәскәү һәм Петербурга гына кайтарырга күрсәтмә биргән булган. Русиянең баш консуллыгы әлеге хәлне уңай хәл итеп, табут Истанбулдан Уфага туры кайтарылды.