"Ислам дәүләте"нә каршы көрәш хәрби булмаган чаралар да таләп итә

"Ислам дәүләте" төркеме сугышчылары тоткыннарны үтерергә алып бара

"Ислам дәүләте" төркеме сугышчылары тоткыннарны үтерергә алып бара

“Ислам дәүләте” төркеменә каршы көрәштә моңарчы бары тик хәрби чаралар гына кулланылды. Ләкин аңа каршы көрәш юлларының иң авыры – идеология. Нәкъ менә идеология меңнәрчә мөселманны бу оешмага җәлеп итә.

Хабаровскида дин тотучы мөселманнарның 20 проценты, үзләрен мөселман дип санап та шаригатьчә яшәмәүчеләрнең 10 проценты “Ислам дәүләте” исемле сугышчан оешманы яклый. Бу хакта Азатлыкка андагы “Содружество” мөселман хәрәкәте җитәкчесе Хәмзә Кузнецов әйтте. Ул ВКонтакте битендә аноним рәвештә махсус сораштыру уздырып шундый нәтиҗәгә килгән.

Хәмзә Кузнецов

Хәмзә Кузнецов

Кузнецов сүзләренчә, исламга килүче урыслар “Ислам дәүләте” оешмасын күбрәк яклый, чөнки алар исламның нигезе шул дип саный. “Аларның исламга килүе дә шул берләшү, идея, дөньядан гаделлек эзләүгә бәйле” ди ул.

Чыннан да, “Ислам дәүләте” экстремистик төркеменә кушылучыларның күпләре чын ислам дәүләтендә яшәячәкбез дигән уй белән бу оешмага килеп кереп, тугрылык күрсәтә башлый.

Сүриядән кайткан ислам сугышчыларына гадәти тормышка күнегергә ярдәм итүче алман кешесе Даниел Келер Европа һәм Төньяк Америкада элекке сугышчылар һәм аларның гаиләләре белән эшли. Аның сүзләренчә, җиһадчы төркемнәр мөселманнарны үз тарафына тарту өчен исламга кара көчләр һөҗүм итә, Аллаһка ышанучылар аларга каршы торырга тиеш дип ышандыра. “Ислам дәүләте” төркеменә кушылып алар хак мөселманнар өчен яңа дөнья булдырырга ярдәм итәчәк дип үгетли.

"Ислам дәүләт" сугышчылары тоткыннарны үтерергә алып бара

“Чынлыкта “Ислам дәүләте” төркеме сүздә генә калмыйча, моны гамәлдә дә күрсәтә. Күп кенә җирләрне үз контроленә ала һәм чын дәүләт булып яшәү карашын тудыра. Шуңа аларның тарафдарларында элек әл Каидә һәм башка җиһад төркемнәре эшли алмаганны “Ислам дәүләте” төркеме эшли ала дигән нәтиҗә туа”, ди Келер.

Мондый хәл кешеләрне, аларның социаль, икътисади хәленә карамастан, бу төркемгә җәлеп итә. Алар мөһим эш өчен көрәшәчәкбез һәм мөселманнар яшәргә тиешле дәүләттә яшәячәкбез дип уйлый.

Радикальләшүдән һәм радикальлектән арынырга ярдәм итү институты (GIRDS) башлыгы булган Келер Сүрия һәм Гыйрактан кайткан дистәләрчә сугышчы белән сөйләшкән. “Ислам дәүләте” төркеменә кушылуга аларның һәркайсының үз сәбәбе булган. Кемнеңдер гаиләдәге проблемнары, икенчесенең милли һәм дини нәфрәткә юлыгуы, өченчесенең җәмгыятьтә үз-үзен таба алмавы бу юлга этәргән. Шулай ук алар арасында кызык эзләп китүчеләр дә һәм куркыныч янаган башкаларга ярдәм итәбез дип уйлаучылар да бар.

“Ислам дәүләте” оешмасының үз тарафына тарту өчен дәгъват юлларының шактый мавыктыргыч булуы да нәтиҗәсез калмый. Алар Һолливуд сурәтләре булдыра ала торган ысуллар куллана.

“Ислам дәүләте” төркеме үзенең видеоуеннарын, тулы күләмле документаль фильмын, Твиттерда кыска видеоклипларын булдырды һәм социаль челтәрләр ярдәмендә Сүрия белән Гыйрактагы сугыш кырыннан видеоматериалланы яңартты.

"Ислам дәүләте" оешмасы сугышчылары

Кайбер белгечләр “Ислам дәүләте” террор төркеме нәтиҗәдә үз вәгъдәләренә ышанып килүчеләрнең өметләрен аклый алмас дәрәҗәгә җитәчәк дип саный.

Элегрәк “Атлантик” журналы хезмәткәре Грэм Вуд киләчәктә яңа җирләрне басып алу мөмкинлеге кими барган “Ислам дәүләте” тора-бара инде яулаучы дәүләткә түгел, ә үз халкына тиешле тормыш шартлары булдыра алмаган бер гадәти дәүләткә әйләнә барачак", дип язган иде.

Әмма “Ислам дәүләте” төркеме үз тарафдарларын җиңүгә генә түгел, ә җиңелүгә дә күнәргә өйрәтә. Шуңа төркемнең хәтта сугыш кырында тар-мар ителүе дә аларның идеяләреннән чигендерми.

Нәкъ шуңа белгечләр беренче чиратта Көнбатышка “Ислам дәүләте” төркеменең чын йөзен күрсәтеп, аның идеологиясенә каршы торырга кирәк дип саный. Келер фикеренчә, бу эштә Гыйрак һәм Сүриядән өйләренә кайткан сугышчылар зур ярдәм күрсәтә ала, чөнки аларның күбесе күргәннәрдән авыр хатирәләр белән кайта, “Ислам дәүләте” төркеменнән ваз кичә, бигрәк тә аларның рәхимсезлегенә шакката. Алар зур өметләр белән килеп, төшенке күңел белән әйләнеп кайта.

Шуңа Келер нәкъ алар үз дин кардәшләрен бу ялгыш адымнан саклап кала ала дигән фикердә, әгәр инде дәүләт төрмәгә утыртмыйча аларга мондый мөмкинлек бирсә...