Украина парламентының 15 депутаты тышкы эшләр министры Павел Климкинга Русиянең Рәфис Кашаповны төрмәдән чыгаруын таләп итүен сорап мөрәҗәгать итте. Татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Русиянең Кырым аннексиясенә каршы чыгуы турындагы язмалары өчен инде бер ел төрмәдә утыра. 15 сентябрь ул 280нче маддәнең икенче өлеше, 282нче маддәнең беренче өлешләре нигезендә илне җимерүгә чакыру, экстремизм һәм терроризмда гаепләнеп хөкем ителде. Украин депутатлары үз хатларында Кашаповка гына түгел, тоткында калучы башка активистларга да теләктәшлек белдерә.
“1992 елгы референдумда Татарстанның суверен республика булу өчен тавыш бирүенә карамастан, Русия Идел буе татарларына сәяси һәм милли басымны дәвам итә. Суверенитет кысылды, сәяси партияләр һәм бәйсез мәгълүмат чаралары бетерелде, хәзер Мәскәү милли азатлык көрәше лидерларына каршы террор җәелдерә”, диелгән хатта.
Рәфис Кашапов, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим һәм башка милли лидерларны эзәрлекләү татарларның үзбилгеләнү хокукы булмавын гына түгел, аларның сүз иреге дә булмавын күрсәтүче дәлил, диелгән хатта.