"Миңнеханов һәр сүзен Мәскәү белән килештерә"

Татарстан һәм Русия президентлары

Атна башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Төркия белән уртак проектларында 1.5 млрд доллар инвестиция, эш урыннары булуын искә алды һәм Русия белән Төркия арасындагы сәяси низагны тиз арада чишеп булачагына өмет белдерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия белән мәдәни һәм икътисади мөнәсәбәтләрне саклау турында сөйләгәндә, тулысынча Русия хөкүмәтенең рәсми карашына нигезләнә. Әлбәттә, паровоз алдыннан йөгерүчеләр дә җитәрлек, ләкин Татарстан бу юлы чәчрәп чыкмады. Илнең болай да икътисади вазгыяте мактанырлык түгел, Төркиянең Татарстандагы зур проектларын туктату беркемнең дә файдасына булмаячак. Алай гына да түгел, аларны туктату Рәҗәп Эрдоган файдасына булачак. Русиядәге 75-80% төрек аның партиясенә каршы тавыш бирде, оппозициягә ярдәм итә.

Төркия җавап бирәчәк, чөнки Эрдоган Русия очкычын махсус, нәтиҗәләрен алдан исәпләп төшерде. Хисләргә бирелеп үз-үзебезгә зыян китерү бик акыллы эш түгел. Миңнеханов, сәяси мөнәсәбәтләрнең үзәге - Мәскәү булуын азсызыклап, акыллы хәрәкәт итә, минемчә.

Төркия белән булган кризис йоклап яткан тюркофобларны дәртләндерде. Пантюркизм һәм башка узган гасыр әкиятләре баздан көнтәртибенә чыгарылды. Боларга каршы республика федераль дәрәҗәдә мәгълүмати көрәш алып бара алыр микән, белмим.

Мәскәү белән килештерү дигәннән, шул исәптән президент атамасының да калу ихтималы зур. Миңнеханов үзе бу турыда әйтте, моны килештермичә әйтмәгәндер. Путин да, "үзләре карар бирсеннәр", диде. "Канунга буйсыну шарт" димәде. Бәлки бу бер-ике еллык компромисстыр.

Илшат Сәетов
Төркия белгече, сәясәт фәннәре кандидаты, Мәскәү

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра