"Санация права": Русиянең гамәлдән чыгарылырга тиешле 10 кануны

Мәскәүдә полиция Путин сәясәтенә каршы ялгыз пикетка чыккан әбине тоткарлый

Русиядәге бер төркем күренекле диссидентлар һәм хокук яклаучылар илдәге иң зыянлы 10 канун исемлеген булдырды һәм аларны гамәлдән чыгарырга чакырды.

"Санация права" дип аталган бу проектта катнашучылар фикеренчә, әлеге кануннар җәмгыять өчен аеруча зыянлы. Проектны тәкъдим итүчеләр арасында хокук яклаучы Павел Чиков, язучы Борис Акунин, коррупциягә каршы көрәшүче "Transparency International" оешмасы вице-президенты Елена Панфилова, илдән китәргә мәҗбүр булган оппозицион сәясәтче Владимир Ашурков та бар.

"Чит ил агентлары" кануны

Парламент һәм президент сайлаудагы хәрәмләшүләргә каршы киңкүләмле протест чараларыннан соң 2012 елның ноябрендә гамәлгә кергән бу канун хөкүмәттән тыш оешмаларның, әгәр алар чит илдән финанс ярдәме алса һәм сәясәткә катнаша дип исәпләнсә, юстиция министрлыгында "чит ил агенты" буларак теркәлүен таләп итә.

Теркәлмәүчеләргә 300 мең сумга кадәр штраф һәм моның өчен җаваплы кешеләргә ике елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Бу канун инде хөкүмәттән бәйсез оешмаларны эзәрлекләүләргә, 20дән артыгының ябылуына китерде. Аларның күбесе "чит ил агенты" дип аталырга теләмичә, эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды.

"Санация права"га кушылган Борис Зимин җитәкчелегендә эшләгән һәм бәйсез медиага ярдәм итеп килгән "Династия" фонды да, бу елда "чит ил агенты" дигән ярлыкау тагылгач, эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды. "Династия" фонды сәләтле яшь галимнәргә акчалата ярдәм күрсәтеп килә иде.

"Санация права" фикеренчә, ачык итеп язылмаган бу канун теләсә кайсы оешманы сәясәттә катнашуда гаепләү мөмкинлеге бирә.

"Санация права", шулай ук, бу канун кешеләрнең берләшеп җәмәгатьчелек эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеген чикли һәм шуның белән Русия конституциясен дә, Европа кеше хокуклары конвенциясен дә боза, дип белдерә.

"Дима Яковлев кануны"

Соңгы еллардагы иң каршылыклы кануннарның берсе, шулай ук 2012 елда чыккан, АКШ ватандашларына Русия ятимнәрен асрамага алуны тыючы канун булды.

Ул Русиядән АКШка асрамага алган атасы 9 сәгатькә ябык машинада калдырганнан соң йөрәк өянәгеннән һәлак булган малай исеме белән атала.

Бу канун Русиядәге коррупция очрагын фаш иткәннән соң изоляторга ябылган һәм шунда йөрәк өянәгеннән үлгән адвокат Сергей Магницкий исеме белән аталучы, Русиядәге дистәләгән коррупционерга һәм кеше хокукларын бозучыларга каршы кертелгән Сергей Магницкий исемендәге АКШ чикләүләренә җавап буларак чыгарылган иде.

"Дима Яковлев кануны" инде үзләренә американ әти-әнисен тапкан 200ләп ятимгә илдән китү капкаларын ябып куйды.

Бу балаларның күбесе гарип һәм нык авыру, кыйбатлы медицина ярдәменә мохтаҗлар. Аларның кайберләре, тиешле медицина ярдәме булмау сәбәпле, инде мәрхүм булды.

"Санация права" бу канунның Думада тиешле процедураларны бозып кабул ителүен һәм Русия конституциясенә дә, Русия гаилә кодексына да, БМОның Бала хокуклары конвенциясенә дә каршы килүен белдерә.

Шулай ук ятим балаларның, бу канун нигезендә, тышкы сәясәт коралы буларак кулланылуына, аларны гаиләдә үсү мөмкинлегеннән мәрхүм итүгә ризасызлык белдерелә.

"Кирәксез оешмалар кануны"

Бу елның маенда президент Владимир Путин имзалаган бу канун, әгәр дә баш прокурор хөкүмәттән тыш берәр оешманы Русия иминлегенә куркынычлы дип исәпләсә, аны мәхкәмәсез генә ябып кую мөмкинлеге бирә.

Бу канун илдә демократияне һәм кеше хокукларын яклаучы оешмаларга каршы сәясәтнең дәвамы дип карала.

"Демократияне яклау дәүләт фонды" дип аталган оешма әлеге канун нигезендә ябылган беренче оешма булды, июль ахырында ул үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды.

Ноябрь аенда исә Русия АКШ миллиардеры һәм филантроп Джордж Соросның демократиягә ярдәм итүче фондының ике бүлеген "кирәксез оешма" дигән ярлык тагып ябып куйды.

"Санация права" фикеренчә, бу канун хөкүмәттән тыш оешмаларның эшчәнлеген бик нык катлауландыра һәм Русиядә ватандашлар җәмгыяте үсешенә зур зыян китерә.

Дини хисләрне мыскыллауны тыю

Бу канун Pussy Riot панк төркеменең Мәскәүдәге чиркәүдә Путинга каршы протест чараcыннан соң чыгарылды. Канун кешеләрнең дини хисләрен мыскыллауда гаепләнүчеләрне 300 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалау мөмкинлеге бирә.

"Санация права" фикеренчә, бу канун диннең дәүләттән аерым булу кагыйдәсенә каршы килә һәм кешеләрнең ирекле фикер белдерү хокукын боза.

Бу канун күпчелек очракта сәнгать әһелләренә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына каршы кулланылып килә, аның нигезендә инде берничә интернет сәхифәсе ябып куелды.

"Санация права" бу канунның чынлыкта интернет сәхифәләренә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына каршы цензура кертү һәм сәнгать әһелләренә басым ясау өчен бик еш кулланылуын белдерә.

Азык-төлек чикләүләре

"Санация права" 2014 елның августында гамәлгә кергән, Көнбатыш илләреннән азык-төлек кертүне тыючы чикләүләрне һәм шулай ук бу айда кертелгән Төркия тауарларына каршы чикләүләрне гамәлдән чыгарырга чакыра. Бу чикләүләрнең беренче чиратта һәм күбрәк Русия халкына зыян китерүе әйтелә. Нәтиҗәдә 2014 елда шикәр бәясенең 40 процентка, ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләренең 20 процентка артуы күрсәтелә.

Бу чикләүләрнең Русия 2012 елда әгъза ил буларак кушылган Дөнья сәүдә оешмасы алдындагы йөкләмләрне бозу булуы да ассызыклана.

Интернет сәхифәләрен мәхкәмәсез блоклау

2013 ел ахырында чыккан бу канун киңкүләм чуалышларга һәм экстремизмга өнди дип шикләнелгән интернет сәхифәләрен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итми генә томалап кую мөмкинлеге бирә. Роскомнадзор берәр сәхифәне шундый кара исемлеккә кертсә, Русиядәге интернет провайдерлар аны шунда ук блоклап куярга тиеш.

Кырымны аннексияләүгә кискен каршы чыккан күп кенә оппозицион сәхифәләр, шул исәптән ej.ru, kasparov.ru һәм grani.ru Русиядә нәкъ менә шушы канун сәбәпле ачылмый башлады.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Алексей Навальның LiveJournalдагы сәхифәсе дә шушы канун нигезендә томаланды.

"Санация права" бу канунны фикер белдерү һәм җыелышу хокукын бозуда һәм ризасызлык белдерүчеләрне экстремизмга каршы көрәшү сылтавы белән бастыруга хезмәт итүдә гаепли.

Гей пропагандасы кануны

2013 елның июнь аенда чыккан бу канун балигъ булмаганнарга "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалау"ны җинаять дип таный. Аны әзерләүдә катнашкан депутатларның берсе Елена Мизулина моны Русия балаларын "традицион гаилә кыйммәтләре"нә каршы килүче мәгълүматтан саклау максаты белән аңлатты.

Чынлыкта бу канун нигезендә бары берничә кеше штраф җәзасына гына тартылса да, хокук яклаучылар аның гейларга карата дискриминация артуга һәм җенси азчылыкларга каршы һөҗүмнәрнең ешаюына китерүен белдерә.

"Санация права" аны дискриминацион һәм ЛГБТ вәкилләрен эзәрлекләүче канун дип саный.

Кабат-кабат протест белдерүне җинаять дип тану

Бу канун ярты ел эчендә берничә мәртәбә митинг, урам йөреше яки пикет уздыруны тыя. Аны бозучыларга зур штрафлар, биш елга кадәр төрмә яки мәҗбүри эш җәзалары бирелергә мөмкин.

Путин сәясәтенә протест белдереп берничә мәртәбә ялгыз пикетка чыккан Илдар Дадин әлеге канун нигезендә бу айда өч елга төрмәгә ябылды.

"Санация права" бу канун кешеләрнең ирекле фикер белдерү хокукын бозу гына түгел, бу хокукны куллануны җинаятькә әверелдерә, ди.

Яла ягу кануны

Кайбер төр яла ягуларны җинаятькә тиңләүче бу канун Дмитрий Медведев президент булган чордагы аларны административ хокук бозу дип тану тәҗрибәсен гамәлдән чыгарды.

Бу канун нигезендә, яла ягу дип саналган кайбер белдерүләр өчен 5 миллион сумга кадәр штраф җәзасы бирелә ала.

Андый белдерүләрне тараткан киңкүләм мәгълүмат чаралары да җәзага тартыла.

Бу канунның хакимиятне тәнкыйтьләүчеләргә каршы корал буларак кулланылуы әйтелә.

Сайлау кануны

Русия парламентын сайлау тәртибен үзгәртүче, 2014 елда чыккан бу канун хакимияттәге "Бердәм Русия" мәнфәгатьләрен күздә тота дип санала. 2011 елгы Дума сайлавындагы хәрәмләшүләр нәтиҗәсендә хакимият фиркасенең абруе бик нык төшкән иде.

Яңа канун нигезендә Думаның яртысы бер мандатлы бүлгеләр аша сайлана. Бу исә абруе төшкән фирка вәкилләренең бер мандатлы бүлге аша аерым сайланып Думага узуына һәм, шуның нәтиҗәсендә, "Бердәм Русия"нең өстенлекне саклап калуына ярдәм итә ала диелә.

"Санация права" яңа канунның бәйсез намзәтләргә яки кечкенә фирка вәкилләренә Думага узу мөмкинлеген чикли һәм хакимияткә "кирәксез намзәтләрне бетерү" мөмкинлеге бирә ди.