Иннополис сәләтле балаларны бер лицейга туплый

Анда балалар математика, физика, инглиз телен, мәгълүмати-технологияләрне тирәнтен өйрәнәчәк.

Бүген Татарстанда Иннополис лицее ачыла. Сәләтле балалар өчен ачыласы лицей математика, физика, информатикадан көчлеләрне үз эченә туплый дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Сыйныфларда 15әр укучы булса, гомумән лицейда 360 укучы белем алачак. 7-9нчы сыйныфларда балалар математика, физика фәннәрен, инглиз телен тирәнтен өйрәнәчәк, 10-11нче сыйныфтагылар мәгълүмати-технология профиленә өстенлек бирәчәк. Хәзергә анда белем алырга теләк белдергән 600 укучы математика, урыс теленнән тест язган, сөйләшү-әңгәмәләшү процедурасы узган. Нәтиҗәдә, 7-10 нчы сыйныфларга укырга 105 укучы сайлап алынган.

Казаннан 40 чакрым урнашкан Иннополис шәһәрен төзү идеясе 2010 елның октябрендә туа. Башта проектка IТ-авыл исеме бирелгән була, һәм анда 50 мең кеше яшәр дип көтелә. Ләкин аннары проектны IТ-шәһәр дәрәҗәсенә җиткереп, 155 мең кеше яшәр дип уйлыйлар. 2012 елның декабрендә Сингапурның баш архитекторы Лиу Тай Кер тарафыннан төзелгән мастер-план буенча беренче төзелеш эшләре башлана. 2013 елның июнь аенда Иннополис университетының беренче студентларын уку-укыту эшләре алып барыла башлый. 2014 елда бистәгә шәһәр исеме бирелә.

Хәзерге вакытта Иннополиста университет, аерым икътисади зона, технопарклар, күп фатирлы йортлар, заманча таунхауслар һәм спорткомплекс урнашкан.