Улюкаев: Нефтькә түбән бәяләр дистәләрчә ел сакланырга мөмкин

Улюкаев

Русия икътисад үсеше министры якын арада нефть бәясенең бер мичкәсе 20-15 долларга кадәр төшәргә мөмкинлеген әйтте.

Русия икътисад үсеше министры Алексей Улюкаев нефтькә түбән бәяләр дистәләрчә еллар саклану ихтималлыгы ил икътисады өчен төп куркыныч дип атады. Шул ук вакытта аның сүзләренчә, якын араларда нефть бәясенең бер мичкәсе 20-15 долларга төшәргә мөмкин. Бу хакта ул Егор Гайдар исемендәге институт оештырган икътисад форумында чыгыш ясаганда әйтте.

Нефтькә бәяләрнең тагын да төшү ихтималлыгын шулай ук финанс министры Антон Силуанов та белдерде. Ул бу мондый шартларда Русия бюджетын бүгенге икътисади хәлгә карап җайларга кирәклеген, "юкса 1998-1999 елдагыча хәл кабатланачагын" белдерде.

Гайдар форумында чыгыш ясап элекке финанс министры Алексей Кудрин нефтькә хәзерге бәя сакланганда Русия бюджеты дефициты "уртача триллион" сум булачагын әйтте. Шуңа 2016 елның февраленә пенсияләрне арттыру планы һич кенә дә мөмкин түгел.