Башкорт балы Нью-Йоркта сатылачак

Your browser doesn’t support HTML5

Америкага шифалы ризыкның тәүге 19 тоннасы озатылды. Нью-Йоркта ул сәүдә үзәкләренең берсендә сатылачак. Моңа тиклем американнар Алтай белән эшләгән. Әмма башкорт балын лабораториядә тикшереп карагач, Башкортстан белән килешү төзергә булган. Бал матур итеп бизәлгән савытларга тутырылган, этикеткасы инглиз телендә язылган. Ул тәүдә Петербур каласына, аннан су юлы белән Америкага озатылачак.