Украинада кырымтатар батальоны төзелерме?

Кырымтатар батальоны һәм кырымтатар әләмен тоткан сугышчылар Киевта сөрген корбаннарын искә алу чарасында

Русия федераль иминлек хезмәтенең Кырым идарәсе Украинаның Херсон өлкәсендә төзеләчәк дип игълан ителгән кырымтатар батальонына каршы җинаять эше ачты. Әлеге батальонның төзеләчәге турында Азатлыкка Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов сөйләгән иде.

Русия федераль иминлек хезмәтенең Кырым идарәсе "канунсыз кораллы төркем" төзелүен Русия җинаять кодексы 208 маддәсенең 1нче өлеше (канунсыз кораллы төркем оештыру, анда катнашу, җитәкчелек итү һәм финанслау) нигезендә тикшерәчәк. Бу турыда җомга көнне Кырым прокуроры Наталья Поклонская хәбәр итте. Әлеге җинаять өчен 8-15 ел төрмә каралган.

Украинада кырымтатар батальонын төзү мәсьәләсе инде шактый вакыттан бирле күтәрелеп килә. Кырымга азык-төлек һәм электр блокадасы башланганнан соң, бу мәсьәлә яңа сулыш алды. Кырымда блокада оештыручыларының берсе, 2014 елның август аеннан тапшыруларын Киевтан алып барырга мәҗбүр булган АТР кырымтатар телеканалы хуҗасы Ленур Ислямов батальон төзүнең дә төп әйдаманы булып тора. Әлеге батальонның төзеләчәге турында ул Азатлыкка сөйләгән иде.

Ә менә Кырым хакимиятләре белән хезмәттәшлек итә башлаган кырымтатарлар бу батальонны төзүгә каршы. Алар, кырымтатар милли хәрәкәте көч куллануга даими каршы иде, мондый батальон төзелсә, Кырымда яшәгән кырымтатарларга башка халыклар тарафыннан нәфрәт артачак дигән дәлилләр китерәләр.

16 гыйнвар Акмәчеттә узган Кырымдагы мөселман өммәтенең бердәмлегенә багышланган конференциядә мондый батальонны оештыруга, аны 1918 елда большевиклар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Кырым хөкүмәтенең беренче рәисе, Кырым мөфтие Номан Челебиджихан исеме бирүгә каршы чыгышлар да булды. Конференция дини мәсьәләләргә багышланган дип игълан ителсә дә, “Кырым” хәрәкәтенең рәисе, Кырым Дәүләт шурасының вице-спикеры Ремзи Ильясов бу батальон мәсьәләсенә чыгышында аерым тукталды. Шулай итеп, Кырымда рәсмиләрнең батальонга каршы булганы аңлашылды. Конференциядә кырымтатарларны бу батальонда катнашмаска чакырулар да яңгырады.

Кырымның Дәүләт шурасының, Кырым блокадасы – ул геноцид, дигән бәяләмәсендә дә "Украинадагы канунсыз кораллы төркемнәрне коралсызландыру, Кырымга каршы терактларга юл бирмәү" кебек таләп тә бар. Бу инде Украина милли гвардиясе төркемендә Номан Челебиджихан исемендәге кырымтатар батальонын төзү мәсьәләсенә Дәүләт шурасының да тискәре карашы булып тора.

Батальон мәсьәләсен даими күтәреп килгән Ленур Ислямов, анда тик кырымтатарлар гына түгел, ә кырымтатарларны үз иткән, аш-суын, үзенчәләкләрен кабул иткән башка милләт вәкилләре дә катнаша алачак ди. Шулай ук бу батальонның Украина саклану министрлыгы тарафыннан яклануы, рәсмиләштерелүе дә көтелә ди ул.

Кырым Украинага кайтачак. 2016 елда сез бу вакыйганың шаһиты булачаксыз. Кырым Украинага кайткач безнең батальон Кырымда тәртип саклауны тәэмин итәчәк.

Бүгенге көндә Кырымнан хәрби хезмәткә чакырылган үсмерләр Русия армиясенә алына, алар Кырымнан Русиянең төрле төбәкләренә җибәрелә, ә аннан аларның Русия төрле илләр белән сугышкан урыннарга җибәрелүе, анда һәлак булу ихтималы бар. Украина исә беркем белән дә сугышмый, бүгенге көндә тик үзен якларга мәҗбүр. "Шуның өчен без кырымтатар егетләрен Кырымнан ерак булмаган бу батальонда хезмәт итәргә чакырабыз", ди батальон оештыручылары. "Кырым Украинага кайтачак. 2016 елда сез, могҗиза кебек, көтелмәгән вакыйгаларның шаһиты булачаксыз. Кырым Украинага кайтканнан соң безнең батальон Кырымда тәртип саклауны тәэмин итәчәк", ди Ленур Ислямов.

Соңгы рәсми булмаган хәбәрләргә күрә, бу батальонга инде 250 кеше гариза язган, ул НАТО стандартлары нигезендә төзеләчәк, Херсон–Кырым чиге янында дислокацияләнәчәк диелә. Хәрби нормалар буенча батальонда 800гә якын гаскәр булырга тиеш. АТР кырымтатар телеканалында Номан Челебиджихан исемендәге батальонга кабул итү дәвам итә дигән игъланнар бирелеп тора.

16-17 гыйнвар көнне Генически районында узган Бөтендөнья кырымтатар конгрессының башкарма комитетының утырышында батальонның номеры игълан ителәчәк дигән хәбәрдән соң әлегә бернинди мәгълүмат булмады. Ихтимал, бу эшне алып баручылар бөтен нәрсәне алдан сөйләмәскә карар иткән. Бу эшнең Украина кануннары нигезендә алып барылуы, моңа Украина президенты Петр Порошенконың фатихасы булуы кирәк.

Батальон мәсьәләсендә Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, кырымтатар халкы лидеры, Украина президентының кырымтатар мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Мостафа Җәмилев тә читтә тормаганнары аңлашыла. Бөтендөнья кырымтатар конгрессының Генически районында узган башкарма комитет утырышын саклап торучыларның бер төрле униформада булулары, рация аша бер-берсе белән элемтә тотып торулары, аларга Ленур Ислямов юлбашчылык итүе дә ниндидер нәтиҗә чыгару өчен нигез була ала.

Ул арада Кырымдагы дәүләт оешмалары һәм предриятияләренә Русиянең мобилизация турындагы кануны нигезендә Кырымда мобилизациягә әзерлек вазифаларын үтәү өчен җаваплыларны билгеләргә дигән хатлар юлланды. Бу план нигезендә алып барылган эшме, яисә бу хатлар артында ниндидер башка сәбәп бармы, әлегә билгесез.

Белешмә: Тарихка күз салсак, Кырымда 1917 елда ук кораллы кырымтатар атлы эскадроннары булган. Алар Акъярдан Бакчасарайга барган кораллы большевик, матрослар белән сугышып һәлак булганнар. Моннан соң Бакчасарайда кырымтатар корылтаенда Кырым директориясы юк ителгән, сайланган вәкилләрнең бер өлеше үтерелгән, бер өлеше төрмәләргә утыртылган, берничә кеше Төркиядә сыену тапкан.