Мәскәүдә композитор Сәяр Хәбибуллинның юбилей концерты үтте

Композитор Сәяр Хәбибуллин юбилей концертында

24 гыйнварда Мәскәүнең "Королевский" концертлар залында танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәяр Хәбибуллинның 85 яшенә багышланган юбилей концерты булды.

Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу авылында туган Сәяр Хәбибуллин гомер буе Мәскәүдә яшәп, татар халкы өчен иҗат иткән композитор. Аның “Эзләдем бәгърем сине” дигән җырын мәхәббәт гимны дип атыйлар. 50 ел элек язылган бу җыр бүген дә бик популяр. Композиторның юбилей кичәсенә багышланган програмы да “Эзләдем бәгърем сине” дип аталган иде.

Сәяр ага – узган гасырның 60нчы елларында Москонцерт каршында “Якты юл” дип аталган беренче татар төркемен оештырган композитор. 1980нче елларда ул оештырган “Хыял” төркемен олы яшьтәгеләр әле һаман да искә алып сөйлиләр. Ул заманнар турында композитор: "Без ул вакытта татар җырлары белән ярты Русияне генә түгел, бөтен Урта Азияне иңләп йөргән идек", дип сөйләде.

Аның “Хыял” төркеменә әле генә музыка уку йортларын тәмамлап килгән яшь җырчылар – Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова бүгенге көндә Русиянең һәм Татарстанның атказан җырчылары исемен йөртәләр. Композиторның юбилей концертын да “Эзләдем бәгърем сине” җыры белән алар икесе башлап җибәрделәр һәм тамашачыларга Сәяр аганың бай эшчәнлеге турында җиткерделәр. Әлбәттә, аның әсәрләрен Мәскәү җырчылары гына түгел, Татарстан, Башкортстан җырчылары да, музыка белгечләре дә бик теләп башкара. Шул сәбәпледер, юбилей концертында Уфадан Идрис Газиев, Казаннан Рөстәм Асаев, Эльвина, Алинә Шәрибҗанова, Гөлчәчәк һәм Тәлгать Хасеновлар, Мәликә, Сөмбел Билалова, Рэдик Ефремов, Әлфинә һәм башкалар чыгыш ясады. Алар барысы да бары тик юбилярның әсәрләрен генә башкардылар.

Танылган баянчы Илдар Сәлахов Сәяр Хәбибуллинның баян өчен махсус язылган әсәрен башкарды. Мәскәүнең Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге “Илдан” бию төркеме дә Сәяр ага музыкасына биеде.

Концерт програмында Зәмзәмия Сәхабетдинова җитәкчелегендәге “Шатлык” төркеме композиторның Корбан бәйрәменә багышлаган җыры белән чыгыш ясады. Наилә Фатехова җитәкләгән “Мәдинә” төркеме дә аның дини темага язылган әсәрен башкарды.

Сәяр Хәбибуллинны вәкаләтле вәкиллек котлый

​Сәяр аганы юбилее белән артистлар, тамашачылар гына түгел, рәсми оешмалар да котлады. Татарстанның вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев аңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хатын тапшырды. Русиянең Мөфтиләр шурасы исеменнән котлауларны шураның беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббасов җиткерде. Мәскәү татарлары исеменнән милли мәдәни мохтариятнең рәис вазифаларын башкаручы Фәрит Фарисов котлады. Юбиляр котлауларны Мәскәүнең татар зыялылары клубыннан һәм башка күптөрле оешмалардан, тамашачылардан да, сүзләренә ул музыка язган Мәскәү шагыйрьләреннән – Әхмәт Саттардан, Роза Шакировадан да кабул итте.

Сәяр Хәбибуллинның “Эзләдем бәгърем сине” дип аталган юбилей концерт програмы барлык катнашучылар башкаруында шул җыр белән тәмамланды. “Бик җылы очрашу булды, озак еллар тагы да шулай иҗат итәргә язсын яраткан композиторыбызга”, диделәр тамашачылар.

Тамашадан күренеш