Европа шурасы төркеме Кырымда Мәҗлес вәкилләре белән очрашты

Европа шурасы вәкилләре Кырымда, уңнан икенче - Жерар Штудман

Кырымда 26-30 гыйнвар көннәрендә ярымутраудагы вазгыятьне күзәткән Европа шурасы вәкиллеге 30 гыйнварда Мәҗлес вәкилләре белән очрашты. Вәкиллек кеше хокуклары өлкәсенә караган барлык мәсьәләләрне, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка мәсьәләләрне тикшерде.

Кырымдагы вазгыятьне тикшерергә килгән Швейцария дипломаты Жерар Штудман җитәкләгән төркем белән 30 гыйнвар узган очрашуда Мәҗлес ягыннан Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял, рәис урынбасары Ильми Умеров, Мәҗлес әгъзасы Шевкет Кайбуллаев, Корылтайның сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев, кайбер район Мәҗлесләре рәисләре, кырымтатар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, төрмәгә утыртылган, югалган кырымтатарларның әти-әниләре (барлыгы 14 кеше) катнашкан.

Очрашу алдыннан вәкиллек бу очрашу хакында матбугат чараларына әңгәмә бирмәскә үтенгән. Чарада катнашкан Ильми Умеров Азатлык радиосына аңлатканча, вәкиллек Кырымга килү хокукын Русиянең тышкы эшләр министрлыгыннан, шәхсән министр Сергей Лавровтан алган. "Вәкиллек Кырымдагы хәлләрне күзәтүне дәвам итәчәген, бәлки Кырымга тагын килергә кирәк булачагын күз алдында тотып, Лавровны ачуландырырга теләми, шуңа күрә алар әңгәмәләр бирмәскә үтенделәр, ләкин без кайбер мәгълүматларны социаль челтәрләрдә урнаштырдык", диде ул.

Ильми Умеров

Ильми Умеров Азатлык радиосына әйтүенчә, очрашу вакытында Мәҗлес вәкилләре хакимиятнең төрле җыеннарны үткәрүне тыюын, кырымтатарларны гаепләүче хаксыз мәхкәмәләр, төрле штрафлар, җәберләүләр дәвам итүен белдергәннәр. Мәҗлес әгъзалары шулай ук вәкиллек Кырымда булган көннәрдә Ленин районында бер дини гаиләнең йортында тентү узуын, Акмәчеттә Мокроусов урамындагы мәчеткә һөҗүм ясалуын, Джанкойда балалар бакчасында тентү узуын белдергәннәр. Мостафа Җәмилевнең хатыны Сафинар Җәмилева исә ул җитәкләгән оешманы урнашкан бинадан урамга куып чыгаруларын сөйләгән.

Ильми Умеров очрашуның өчтән ике өлеше матбугат чаралары вазгыятенә багышлануын әйтте. "Бәйсез АТР кырымтатар каналының, “Мейдан” радиосының, Кырым хәбәрләр агентлыгының, Мәҗлеснең “Авдет” газетасының Кырымда Роскомнадзорда теркәлә алмаулары хакында хәбәр ителгән. Дәүләт карамагында булган “Йолдыз” әдәби журналы, “Яңа дөнья” газетасын Госкомнац каршында махсус төзелгән “Медиүзәккә” мәҗбүри кертүләрен, аларның юридик статуслары бетерелгәне хакында да сөйләдек. Без Русиянең Кырымда юрисдикциясен (хокук мәсьәләләрен хәл итү хокукын) танымыйбыз. Кырымда ОБСЕ оешмасының даими вәкиллеге барлыкка китерелүен сорыйбыз. Кырым 2016 елның ахырына кадәр азат ителәчәк”, диде Ильми Умеров Азатлык радиосына.

Европа шурасы вәкиллләре белән очрашкан кырымтатарлар төркеме

Вәкиллек 27 гыйнвар көнне Кырым индустриаль-педагогия университетында булганда кызык бер вакыйга да булган. Галимнәр белән очрашканда вәкиллек кырымтатар теле бүлегенә 2015 елда күпме абитуриент керде дип кызыксынган. Филология факультеты деканы Эмине Ганиева университет җитәкчелегенең максатын аңламыйча, 2015 елда абитуриентлар азайганын сөйләгән дә куйган. Моңа инде очрашуда булган мәгариф министрлыгы вәкилләре, ректор Февзи Якубов нәрсәләрдер сөйләргә, деканның әйткеннәренә ниндидер башка мәгълүматлар өстергә маташканнар, деканга “авызыңны тый” дигән мәгънәдә ишарә ясаганнар. Министрлык вәкиле исә: "Соңгы биш елда бу факультетка кергән абитуриентлар саннарының динамикасын безгә җибәрегез, без аны карап Европа вәкиллегенә җибәрербез", дигән.

Шул кечкенә мисалдан Кырым хакимиятләре Европа шурасы вәкиллегенә Кырымда кырымтатарларның бер проблемы юк дип күрсәтергә тырышып вәкиллекнең кем белән, нинди форматта очрашачакларын алдан әзерләп, аларга “кирәкле” мәгълүматларны бирергә әзер булулары аңлашыла. Шул ук университетта булган очрашу тик ректорның сөйләве, ягъни монологы белән чикләнгән, башкаларына сүз бирелмәгән. Украина каһарманы булган ректор Кырымга кертелмәгән Мостафа Җәмилевне, Рефат Чубаровны, Ленур Ислямовны, йомшак итеп әйткәндә, тәнкыйть иткәне мәгълүм.

Шулай итеп, Европа шурасы вәкиллеге миссиясе Кырымда эшен тәмамланды. Ул Кырымдагы хәлләр турында нинди нәтиҗә чыгарыр, февраль ахыры-март башында билгеле булачак.